Диана Гурцкаяның ире Петр Кучеренко вафат
20 май көнне Диана Гурцкаяның ире Петр Кучеренко вафат булган. Түрәнең хәле Кубадан командировкан кайткач начарайган.
Петр Кучеренко үзен самолетта ук начар хис итә башлаган. Һава траспорты Минеральные Воды аэропортына төшкән. Табиблар 46 яшьлек пассажирны коткарыр өчен күлдан килгәннең барысын да эшләгән, ләкин ир-атның гомерен саклап калып булмаган. Star.hit сайты шул турыда яза.
«20 майда Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры урынбасары – статс-секретарь Петр Александрович Кучеренко вафат булды. Петр Кучеренконың хәле Россия делегациясенең Кубага эш сәфәреннән кайткан вакытында самолетта начарайган. Петр Александровичның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – дип хәбәр иттеләр бүген ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, 2005 елда түрә җырчы Диана Гурцкая белән тормыш корды. 2007 елның июнендә алларның уллары Константин дөньяга килде.
«Без очрашып йөри башлаган вакытта, мин ояла идем. «Без аның белән кинога, аннары кафега бардык. Минем абыем да безнең белән барды. Петя: «Тәмле тортны да аша», – ди, ә мин бик оялам. Һәм абыем шунда: «Диана, син нәрсәдән ояласың? Петя син күрмәвеңне белә! Шуннан нәрсә инде?», – диде. Һәм ул хаклы иде. Петя мине мин ничек бар ,шулай яратты», – дип сөйләгән булган җырчы Гурцкая.
Кучеренко үзе хатынының авыр холыклы булуын әйткән булган.
«Мин табигатем белән холерик, бик тиз кабынып китәм, шуңа күрә теләсә нәрсә аркасында кызып китеп, талаш чыгарга мөмкин. Ләкин мин тиз тынычлана алам һәм һәрвакыт беренче булып татулашырга барам. Диана, әлбәттә, бу яктан бик авыр кеше, ул бик озак үпкәләп йөри, кеше күрсенгә уфтанып йөри, бу хәтта кызык та», – дип сөйләгән булган түрә.