Анестезиолог: «Наркоздан кеше үләргә мөмкинме» дигән сорауга «әйе» дип җавап бирәм»
Нәрсә ул наркоз? Аның составы нидән гыйбарәт?
Гомуми анестезия (наркоз) – фәнни телдә әйткәндә, ясалма рәвештә үзәк нерв системасын кире кайтарыла торган тоткарлану халәтенә китерү. Кеше йокыга тала, яки аңын югалта, мускуллары йомшара, кайбер рефлекслары кими яки бөтенләй сүнә, авыртуны сизүе кими яки бөтенләй юкка чыга.
Наркоз процессын табиблар самолет очышы белән чагыштыра. Монда очуга әзерләнү, очу һәм җиргә төшү күренешләре бар = наркозны кертү, наркозда тоту һәм наркоздан чыгу.
Наркоз гомуми (общий) һәм җирле (местный) булган төрләргә бүленә. Аның аермасы шунда: гомуми анестезия бөтен организмга тәэсир итә, ә җирлесе – тәннең бер өлешенә генә. Җирле наркоз вакытында пациент аңында була.
Гомуми наркоз ингаляцияле һәм ингаляциясез була. Ингаляция – ул газ. Безнең илдә 95 процент наркоз шушы рәвештә була. Ингаляцияле препаратны сулыш юллары аша кертәләр. Ингаляцияле булмаганын – кан тамырлары аша.
Пациент гомуми наркоз вакытында бернәрсә дә тоймый. Ул тулаем йокы халәтендә.
Пациентлар бездән: «Мин операция вакытында уяна аламмы?» – дип сорыйлар. Заманча анестезия вакытында, әлбәттә, юк. Кемдер наркоз вакытында матур, төсле төшләр күрә. Бу күренеш, гадәттә, наркоздан чыгып килгәндә була.
«Гомуми наркоздан кеше үләргә мөмкин»
Наркоз кешенең сәламәтлегенә зыян саламы? Гомумән куркырга кирәкме?
Мин үземнең пациентларым белән ачыктан-ачык сөйләшәм. «Наркоз вакытында үләргә мөмкинме?» дигән сорауга мин «әйе» дип җавап бирәм. Тик шулай да без, заманча анестезия кулланып, кешегә мөмкин кадәр зыян салмаска тырышабыз. Бу – иң төп критерийларның берсе.
Сезнең пациентның наркоз вакытында үлгәне турында массакүләм мәгълүмат чараларында күп укыганыгыз бардыр. Бу чынлап та шулай. Мондый аяныч хәл пациентның аллергиясе, патологияләре, җитди авыруларына бәйле. Үлем очракларының күпчелеге пациентны ашыгыч операциягә алганда була.
Наркоздан соң күпме вакыт үткәч пациент аңына килә?
Ингаляцион анестетикларны куллана башлагач, наркоздан чыгу вакыты кыскарды. Әгәр элек 2-3 сәгать таләп ителсә, хәзер 20-30 минут турында сүз бара. Ксенон наркозыннан чыгу өчен 2-2,5 минут кына кирәк. Бу бик уңай. Анестезиологның эшен җиңеләйтә, пациентны озак вакыт саклап утырырга кирәкми.
«Наркоз озаграк барган саен баланың нерв системасы күбрәк зарарлана»
Наркоз нинди зыянлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
Наркоз патологияләре булмаган олы кешегә зарарлы түгел. Аларның нерв системасы формалашкан, ныгыган. Ә менә балаларга аның тискәре йогынтысы бар. Хәзерге фәнни әдәбият мәгълүматларына караганда, наркоз озаграк дәвам иткән саен, баланың үзәк нерв системасы ныграк зарарлана. Шуңа без операция вакытын кыскартырга тырышабыз. Кеше наркоз астында азрак булган саен бу аның өчен яхшырак.
Күпме вакыттан соң наркоз «эшли башлый»?
Кешегә препаратны кертүгә – 12-20 секундтан соң ук.
Наркоз кешенең гомерен кыскартырга мөмкинме?
Бу бер киң таралган мәзәктәге шикелле: әгәр наркоз кешенең гомерен кыскартса, анестезиологлар үлемсез булыр иде. (Наркоз турында шундый мәзәк бар: «Авыру – табибка: «43% кешеләр анестизия пациентның гомерен кыскарта дип саный. Һәм шушы гомерен табибларга бирә». Табиб җавап кайтара: «Мин инде 140 ел анестизиолог булып эшлим, мондый әкиятне беренче ишетәм»). Әлбәттә, кыскартмый. Бу – интернетта таралган фейк хәбәр. Гомуми анестезия ул балансланган, зарарлы, куркыныч түгел. Наркозның төп максаты – ул кешене хирургик агрессиядән саклау. Без кешенең гомерен кыскартмыйбыз, ә тормышын җиңеләйтәбез.
Кемнәргә наркоз тыелган?
Бронхиаль астма, психик тайпылышлар, яңа гына кичергән инфаркт, инсульт, йөрәк операциясе, шикәр диабеты һәм башка эндокрин авырулар, төрле антидепрессантлар кулланган очракларда. Шулай ук ОРВИ, грипп, ангина кебек кискен авырулар булганда да операция ясамыйбыз. Болар бөтенесе дә планлы операциягә тискәре күрсәтмәләр булып тора.
Мәсәлән, шикәр авыруы булган пациентка ашыгыч рәвештә операция ясатырга кирәк, ди. Аңа наркоз ярамагач, операция ясамыйлармы?
Әгәр кешедә шикәр диабеты булса, анда шикәрне билгеле бер дәрәҗәгә кадәр нормальләштерергә кирәк. Шуннан соң гына кеше планлаштырылган наркозга алына ала. Әгәр операция ашыгыч булса, кешенең гомере куркыныч астында булса, беркем дә хроник авыруларга карап тормый.
«Пациентның үзәк нерв системасы зыян күрсә, ул комага китәргә мөмкин»
Кеше наркоздан чыкмаска да мөмкинме?
Әйе. Аның сәбәпләре төрле. Ул операция үткәрүнең авырлыгына бәйле. Әгәр сүз кардиохирургия, нейрохирургия операцияләре, ниндидер катлаулы очраклар, корсак куышлыгындагы операцияләр турында бара икән, кеше комага китәргә мөмкин. Организмның үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, аяныч нәтиҗәләр килеп чыгуы ихтимал.
Әгәр пациентның үзәк нерв системасы зыян күрсә, пациент бөтенләй уянмаска, аңын югалтырга (кома), сукыраерга, неврологик чирләргә дучар була ала. Кискен бөер җитешсезлеге барлыкка килергә, косу, диарея күзәтелергә мөмкин.
- Кома – бернәрсәгә дә реакция булмаган, рефлекслар һәм организмның мөһим функцияләре бозылган аңсыз халәт. Беренче чиратта, бу баш миенең төрле өлешләренә зыян килү белән бәйле.
Нинди наркоз иң куркынычсызы дип санала?
Бүгенге көндә иң куркынычсыз һәм югары технологияле наркоз – ксенон кулланылган ингаляцион анестезия. Бу – иң агусыз, зарарсыз газ. Ксенон үзәк нерв системасына, йөрәк-кан тамырлары, сидек чыгаруга зарарлы йогынты ясамый, организмнан тиз чыгарыла. Ксеноннан соң кеше 2-2,5 минуттан уяна. Бүгенге көнгә кадәр билгеле булган барлык анестетиклар белән чагыштырганда, иң тиз наркоздан чыгу. Кешенең наркоздан чыгу вакыты берничә тапкыр кыскара.
Кеше операция вакытында уяна аламы?
Юк. Уяна алмый.
Наркоздан соң нәрсәләр эшләргә ярамый?
Операцияне башкарган көнне үк руль артына утырырга киңәш итмибез. Әгәр сүз амбулатор операция турында бара икән, акыл эшенә керешүдән, мөһим карарлар кабул итүдән, документларга кул куюдан, актив физик күнегүләр ясаудан тыелып торырга кирәк.
Наркозга кадәр нишләргә ярамый?
Наркозга 2 сәгать кала су эчәргә ярамый.
Операция алдыннан хатын-кызларга маникюрны салырга кирәклеген ишеткәнем бар. Бу дөресме?
Әйе. Без кан әйләнешен, кислород җитәме икәнне тырнакка карап билгелибез. Ә маникюр безгә моны билгеләү өчен тулы картинаны тудыруда комачаулый.
Наркоз турында фильмнар бар. Шуларның берсендә пациентка операция ясар алдыннан наркоз кертәләр. Әмма ул, ни сәбәпледер, йокыга китми һәм аңында була. Ул бөтен хәрәкәтне, авыртуны тоя, тавышларны ишетә, әмма сөйләшә һәм тәнен селкетә алмый. Бу хәл тормышта була аламы?
Заманча анестезиологиядә мондый хәл була алмый. Аның өчен махсус датчиклар бар. Алар баш миенең эшчәнлеген күрсәтеп тора. Әгәр пациент аңында икән, без аны күрәчәкбез. Мәсәлән, аңлы рәвешне 100 балл белән исәпләсәк, йокы дәрәҗәсен 40-60 балл дип билгелибез. Датчикларда бу саннар күренә.
Димәк, нәтиҗә:
- наркоз вакытында уянып булмый;
- сәламәт олы кешегә наркозның зыяны юк;
- наркоз кешенең гомерен кыскартмый;
- наркозга 2 сәгать кала су эчәргә ярамый;
- наркоз әзерләнгәндә маникюрны салдырырга кирәк;
- ксенон кулланылган ингаляцион наркоз иң куркынычсызы булып санала;
- планлы операцияне кискен авырулар вакытында ясамыйлар;
- наркоз 12-20 секундтан соң «эшли башлый»;
- заманча наркоздан кеше ярты сәгать узгач «айный».
Фото: © Динар Хәйруллинның шәхси архивыннан алынды
- Динар Хәйруллин – «Дентал Форте» клиника челтәренең анестезиология бүлеге мөдире, югары категорияле анестезиолог, реаниматолог, табиб, медицина фәннәре кандидаты, Россия балалар анестезиологлары, реаниматологлары ассоциациясе әгъзасы, Россия анестезиологлар, реаниматологлары Федерациясе әгъзасы, Россия Стоматология ассоциациясе отличнигы, анастезиология өлкәсендә уйлап табуларга патентлар авторы.