Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Татарстаннан мобилизациягә алынган кешеләрнең гаиләләренә ярдәм төрләре

Эш урыны

Россия Хөкүмәте карары нигезендә, бер генә компания дә мобилизациягә алынган хезмәткәрне эштән куа алмый. Хезмәт килешүе генә туктатылып тора. Процедура декретка чыгуны хәтерләтә. Хезмәткәрнең эш урыны аның өчен саклана, эш урынында бу вазифага бүтән кешене вакытлыча килешү нигезендә ала алалар. Димәк, мобилизация буенча чакырылганнар элеккеге шартларда үзләренең эш урыннарына кире кайта алачак.

Түләү

Өлешчә мобилизация кысаларында Россия Федерациясе Кораллы көчләренә Татарстаннан чакырылучыларга хәрби хезмәт хакы бирелә. Сумма ике өлештән тора: хәрби звание буенча оклад һәм хәрби вазифа буенча оклад. Шулай итеп, рядовой һәм сержантның уртача айлык хезмәт хакы 20-30 мең сумга, ә офицерның уртача хезмәт хакы 35-40 мең сумга тиң. Махсус хәрби операция зонасында түләү берничә тапкырга арта. Әйтик, рядовой һәм сержантка 200 мең сумга якын акча түләнә.

Кредит каникуллары

Мобилизацияләнгәннәр өчен кредит каникуллары бирелә. Хезмәт срогы тәмамланганчы, алар хәрби затка һәм аның гаиләсенә кагыла. Хәрби хезмәттән соң да гражданнарга һәм шәхси эшмәкәрләргә 30 көнлек каникул, урта һәм кече бизнеска тагын 90 көн кредит каникуллары биреләчәк. Бүгенге көндә мобилизациягә алынган Татарстан кешеләре 620 миллион сумлык кредит каникуллары алган.

Балаларга ярдәм

Казанда әтиләре өлешчә мобилизациягә чакырылган мәктәпкәчә яшьтәге балалар балалар бакчаларына түләүсез йөри, ә мәктәп укучылары өчен ашханәдә кайнар төшке аш бушлай. Соңрак түләүсез туклану Татарстанның барлык районнарында 1-11 сыйныф балалары өчен кертелде. Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләрнең 18 яшькә кадәрге балалары шәһәр җәмәгать транспортының барлык төрләрендә дә түләүсез йөри ала.

Резервтан алынучыларның балалары музей һәм театрларга бушлай йөри ала. Шулай ук зоопаркка, филармониягә, кинотеатрларга, мәдәният сарайларына һәм республиканың концерт залларында үтә торган тамашаларга бушлай бару мөмкинлеге булачак. Моннан тыш, 20 спорт үзәге 18 яшькә кадәрге балаларга бушлай шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Яңа туган балалары булган гаиләләргә, җан башына уртача керемне исәпкә алмыйча, балалар кирәк-яраклары бирелә (Татарстанда даими яшәүчеләргә);

Өлкән яшьтәге яки инвалид туганнарына

Пенсионерлар һәм пенсия яшенә җиткән гаилә әгъзалары санаторий-курорт дәвалануына юлламалар белән беренче чиратта тәэмин ителергә тиеш;

Мобилизацияләнгәннәрнең I һәм II төркем инвалидлыгы булган яки өлкән яшьтәге гаилә әгъзаларына өйдә күрсәтелә торган социаль хезмәтләр бушлай;

Мобилизациягә алынганнарның гаилә әгъзаларын өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга, шулай ук психик авырулары булган гражданнар өчен интернат-йортларга, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә социаль хезмәт күрсәтүгә алганда өстенлек бирелә;

Гаиләдәге инвалид балаларны мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул иткәндә өстенлек бирелә;

Татарстанда даими яшәүче 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр ялга путевкалар белән беренче чиратта тәэмин ителә.

Салымнан азат итү

Өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә чакырылучылар хәрби хәрәкәтләр зонасында булганда һәм демобилизациядән соң 3 ай дәвамында мөлкәт салымын түләмәячәк. Гражданга эшкә кире кайтырга яки бизнесын яңадан торгызу өчен вакыт бирелә. Демобилизацияләнгән кеше салымны 6 ай эчендә өлешләп түли алачак.

Моннан тыш, мобилизацияләнгән татарстанлылар шулай ук 2021 ел өчен бер транспорт чарасына транспорт салымын түләүдән азат ителде.

20 мең сумлык түләү

Өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә чакырылган ир-атларның һәр балигъ булмаган баласына 20 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түләнәчәк. Түләү, карар нигезендә, дәүләт социаль ярдәмен һәм социаль ярдәмнең башка чараларын алу хокукын билгеләгәндә исәпкә алынмаячак.

Әлегә бу түләүләрне алган гаиләләр юк. Хәзер ярдәм чарасы коррупциягә каршы экспертизада.

Һәр балага 20 мең сум күләмендәге ярдәм чарасын «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәттә булучыларга, хәрби операция зонасындагы Росгвардия хезмәткәрләренә, шунда командировкага җибәрелгән Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең республика буенча идарәсе хезмәткәрләре өчен дә кертергә карар кылынды.

Өлешчә мобилизация барышында чакырылган кешеләр өчен чыгарылган ярдәм чараларының күпчелеге алда атап үтелгән категория гражданнарның гаиләләре өчен дә кертелде.

Яңа ярдәм чаралары

Контрактчылар һәм үз ирекләре белән хәрби хезмәткә китүчеләр өчен яңа ярдәм чаралары өстәлде. Ул республика дәүләт казнасындагы мөлкәтне арендалау килешүләре буенча кичектерүгә кагыла. Документ нигезендә, мобилизация буенча чакырылучылар, контракт буенча хезмәт итүчеләр яки үз ирекләре белән хәрби хезмәткә алынган физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, юридик затлар кичектерүгә дәгъва кыла ала. Моннан тыш, штраф санкцияләрен кулланмыйча гына аренда килешүләрен өзү мөмкинлеге бирелә.

Дәүләт казнасындагы мөлкәтне арендалауга түләү милек салымы очрагындагы кебек кичектерелә – махсус хәрби операция зонасында булу чорына һәм аннан кайтканнан соң 90 көнгә. Шулай ук кичектерү хәрби хезмәткәрнең хастаханәдә, госпитальдә яки башка стационарда булу вакытына озайтылырга мөмкин.

Мобилизациягә алынган кеше, контрактчы яки үз иреге белән хәрби хезмәткә киткән кеше һәлак булган очракта, аренда түләве кичектерү чоры өчен алынмаячак. Бу кичектерү шулай ук хәрби бурычларны үтәү барышында I группа инвалидлык алучыларга да кагыла. Әмма, документ тексты нигезендә, моны хәрби-табиб комиссияләре һәм медицина-социаль экспертиза федераль учреждениеләре раслаган булырга тиеш.

Шулай ук документта язылганча, җирле үзидарә органнарына мобилизацияләнгән кешеләргә, контрактчыларга һәм үз иреге белән хәрби хезмәткә китүчеләргә муниципаль милектән файдаланган өчен аренда түләвен түләү буенча кичектерү бирергә тәкъдим ителә.

kazanfirst.ru сайтыннан тәрҗемә



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net