Добавить новость





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Ни сәбәпле кеше бастырыла: «Йоклар алдыннан дога укымасам,албасты тагын килеп җитә»

  • Төнлә кемдер буган сыман, тын кысылу, селкенә алмау, катып калу, куркыныч тавышлар ишетү һ.б... Бу күренеш бастырылу (сонный паралич, сонный ступор, катаплексия пробуждения) төшенчәсенә ия.

«Буа башламасын дип борчылам»

Айгөл Шәйхразиева, Кукмара:

Өй җыештырып йөргәндә, әниемнең мендәр астында кайчы таптым. Бу миңа бик тә сәер тоелды. Ялгыш мендәре кырыйга алышып, битенә зыян килмәсен дип борчылдым. Үзеннән нишләп алай кайчы белән йоклавын сорагач, җавап бирмичә йөрде. Аптырата торгач, серен ачты. Ул инде ярты ел буе төнлә бастырыла икән. Күземне ачам да, янымда арслан баласы утыра, ди. Куркуымнан кычкырырга теләсәм дә, тавышым ишетелми, ди. Буа башламасын дип борчылам. Элек әби-бабайлар, бастырылган очракта, үзең янында пычак яки кайчы тотарга әйткәннәр. Шуңа күрә, ул аларның сүзләре буенча, мендәр астында «салкын корал» тота икән. Ярдәме дә бар, ди.

Илназ Сәрвәров, Актаныш:

Төнлә йокларга ятарга да куркыныч була башлады. Еш кына минем бүлмәгә кечкенә генә буйлы клоун килә дә, буа башлый. Үземчә, куркуымнан, акырмакчы булам, ә тавышым чыкмый. Мине буарга теләгән кулларын читкә этәрмәкче булсам да, селкенә алмыйм. Шушы куркыныч күренешкә карап ятарга мәҗбүрмен. Картина шул хәтлек реаль булып тоела, хәтта өнме бу төшме икәнне дә аңламыйсың. Клоун мине каядыр дәшә. «Әйдә минем белән, бер әйбер күрсәтәм» дип котырта.

Бала чагыңда клоуннар куркытканы булдымы?

Шунысы кызыклы да инде аның. Алар миндә һәрвакыт позитив хисләр генә уята иде. Бастырылганнан соң, клоуннарга карашым үзгәрде.

«Кап-карадан киенгән апаң ачкычларны уйнатып чабып йөри»

Гөлфрүз Шәйдуллина, Апас:

Миңа хәзер 57 яшь. Мин инде йокларга курка башладым. Төнлә мине бер җен үтерергә килде. Озак яшәдең, сине бүтән дөнья көтә, диде миңа албасты. Өстемә менеп утырды да, муеныма ябышты. Шул төннән башлап, мин догалар укый башладым. Йоклар алдыннан дога укымасам, Албасты тагын килеп җитә. Бу Аллаһыбызның намазга басарга вакыт җитте дип кисәтүедер.

Динара Мансурова, Чаллы:

Нәрсәгә язарга инде кешенең бастырылуы турында? Кешене шүрләтергә телисеңме әллә? Мондый «кошмардан» соң йоклый алачаксыңмы соң? Әгәр дә мин бастырылсам, гел бер төрле образны гына күрәм, бер төрле тавышны гына ишетәм. Шуны сизгән бар: үземнең туган йортның бүлмәсендә генә бастырылам. Шәһәргә киткән очракта, бөтенләй андый әйбер күзәтелми. Менә бу айда авылга өч мәртәбә ялларга кайттым һәм өчесендә дә бастырылдым. Йокыга киткәч, кинәт кенә ачкыч тавышларына уянып китәм. Бер кап-карадан киенгән апаң бүлмә буенча, күпсанлы ачкычларны уйнатып, чабып йөри. Уңга-сулга, уңга сулга... Аннары ачкычларны ялгыш идәнгә төшереп җибәрә дә, тәнгә каз тәне чыгарырдай итеп, «хи-хи-хи» дип көлә. Шүрләтә шул авазы. Аннары кабат иелеп ачкычларны ала да, чабып йөри башлый. Кыяфәте дә убырлы кебек: чәчләре бөдрә, ян-якка чыгып тора, кара озын күлмәктән. Тик яшь кызлар төсле үзе. Аптырагач, бу мин макияжсыз, дип көлә башладым.

Үзең ничек уйлыйсың, ни сәбәпле син бастырыласың?

Эшем авыр шәһәрдә. Күп стресс кичерәм дә, авылга кайтып, ял итәм. Табиблар да артыгын борчылмаска куша бит.

Җеннәр эше дип уйламыйсың димәк?

Нинди җен булсын инде?!. Булган очракта да, урта гасырларда җеннәрне утта яндырып бетергәннәрдер.

Бастырылу – авыру түгел

  • Фән бастырылуны шулай аңлата: «тиз йокы» фазасында кеше төшләр күрә. Кеше төшләргә физик яктан реакция күрсәтә алмасын өчен, баш мие кешенең мускуллары эшчәнлеген вакытлыча параличлап тора. Кеше уяну халәтендә булып, ә баш мие «тиз йокы» фазасында кебек халәттә мускулларны параличлавын дәвам иткәндә бастырылу күренеше барлыкка килә. Кеше тирә-якны тоя, сулышын сизә, әмма селкенә һәм сөйләшә алмый.

Бастырылу ни сәбәпле барлыкка килә? Аңардан дәвалану ысулларын ачыклауда табиб-невролог, Россия сомнологлар җәмгыяте әгъзасы Кадрия Вәлиева булышты.

Нәрсә ул бастырылу?

Бастырылу – ул кешенең йокыга китергә җыенганда яки йоклаганда селкенә һәм сөйләшә алмавын аңлау халәте. Бу вакытта кеше галлюцинацияләр кичерергә сәләтле. Шул ук вакытта чит тавышлар ишетергә, дөньяда булмаган җәнлекләрне, геройларны күрергә мөмкин. Бастырылу вакытында кешенең сулышы кысыла һәм курку хисе пәйда була. Мондый өянәкләр төрле яшьтәге һәр ун сәламәт кешенең дүртесендә була.

Бастырылу – авыру түгел, ә йокы стадиясенең нормаль физиологик механизмының җимерелүе. Ул мускулларның тулы яки өлешчә параличлануы. Бу халәттә кеше күзен ача алмый, әмма аларның хәрәкәтен контрольдә тотарга сәләтле.

Бастырылуга зарланган пациентлар булдымы?

Әйе. Бер вакытны миңа 35 яшьләрдәге хатын мөрәҗәгать итте. Аның сөйләве буенча, ул иртәнге вакытта кинәт кенә уянып китә һәм селкенә алмыйча интегә икән. Аның тәне аңа буйсынмый, ә янында кемнеңдер булуын тоя. Ул шәүләдәй янына килеп, өстенә ава сыман. Шул мизгелдә, хатынның тыны кысыла...

Минем пациентым белән булган хәл, дөрес аңлагыз, мистик күренеш түгел. Бу вакытта хатынның баш миенең бер өлеше аңында, ә бер өлеше әле уянып бетә алмаган. Менә бу торыш бастырылу дип атала.

Йокы вакытында без «үз дөньябызга» китәбез. Бастырылганда баш миендә функциональ яктан үзгәрешләр барлыкка килә. Кеше күрү, ишетү сәләтенә ия булса да, ул йокының тизәйтелгән фазасында була. Бу фазага мускулларның параличлануы сәбәпче. Шул вакытта кеше тормышта булмаган төрле төшләр күрә: образлар, тавышлар, тойгылар. Кешенең фантазиясе ул йоклаган бүлмәнең чикләреннән чыкмый.

Кеше «җеннәрне» күрә башлагач, паникага бирелә һәм үзенең ярдәмгә мохтаҗ булуын аңлый. Кагыйдә буларак, бастырылуның галлюцинациясе кешене шактый куркыта, тик алар нейтраль һәм хәтта уңай да булырга мөмкин.

Фото: © Кадрия Вәлиеваның шәхси архивыннан

Ни сәбәпле бастырылганда кеше буыла?

Чынлыкта исә бернинди дә буылу юк. Тиз фазада кабырга һәм ярдәмче сулыш мускуллары сүнгән була. Ә сулыш алу диафрагма ярдәмендә генә башкарыла. Диафрагма без йоклаганда тыныч сулыш алуны тәэмин итә. Ә бастырылгач, кеше никадәрдер аңында булганга күрә, тын кысылуын тоя.

Бастырылу тәүлекнең кайсы вакытында ешрак була?

- Иртә белән. Төн уртасында да булуы ихтимал. Һәрхәлдә, кеше мөстәкыйль рәвештә уяна. Монда тышкы стимулларның катнашы юк.

Бастырылу кешенең гомеренә зыян сала аламы?

Кагыйдә буларак, юк. Бастырылу халыкның 5-15% нда очрый. Ул ике-өч минуттан соң үзеннән-үзе бетә. Кеше физик һәм психик яктан сәламәт булуыннан карамастан, моның белән озак вакыт дәверендә җәфаланырга мөмкин. Әгәр бу халәт сирәк күзәтелсә, куркыныч нәрсә юк.

Бастырылуны махсус чакыртып буламы?

Әйе. Кайбер кешеләр бастырылу вакытында ләззәт ала. Медицина күзлегеннән караганда, бу вестибуляр галлюцинацияләргә якын килү белән аңлатыла. Кайчагында җеннәр турында хикәяләр кешедә кызыксыну уята һәм бастырылу китереп чыгару теләген активлаштыра.

Йокы параличын махсус чакыртырга омтылышлар сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Төп ысулларның берсе - төнге ялны өзү яки йокыдан бөтенләй баш тарту. Бу организмның какшавына һәм нерв системасы эшчәнлегенең бозылуына китерә.

Фото: © https://pixabay.com/ru

Бастырылу турында фактлар

  • Бастырылу берничә секундтан 2-3 минутка кадәр сузыла;
  •  Хәрәкәтләнү һәм сөйләшү сәләте югала;
  •  Галлюцинацияләр һәм буылулар пәйда була;
  •  Яшүсмерләр арасында еш очрый;
  • Гадәттә, стресс һәм йокы режимы бозылган аркасында туа;
  • Тормыш өчен зарарлы түгел, тик кайбер очракларда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
  • Кешенең бастырылганын каян белеп була? 

  • Йөрәкнең катырак тибә башлавы;
  • Күкрәк читлеген кыскан кебек хис итү сәбәпле, сулыш алу кыенаю;
  • Курку халәте барлыкка килү;
  • Психик яктан кеше үзенең ярдәмчесез калганын тоя. 
  • Бастырылуны булдырмас өчен нишләргә кирәк?

  • Уянгач, селкенә алмавыгызны тойсагыз, курыкмагыз. Бу хәл тиздән бетәчәген аңларга кирәк.
  • Күзләрне йөртә башлагыз.
  •  Вак моториканы эшләтеп җибәрер өчен, актив рәвештә, күзне кысарга, чекрәйтергә кирәк.
  •  Йокы вакыты тәүлегенә 6-8 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш;
  •  Йокы бүлмәсе караңгы һәм салкынча булырга тиеш;
  •  Урын җире уңайлы булуы зарур;
  •  Бер үк вакытта ятарга һәм торырга кирәк;
  •  Даими рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәк;
  •  Кичке ритуалларны уйлап табу — әйтик, күңелле музыка тыңларга, китап укырга, душ кабул итәргә, ароматерапияләр оештырырга.
  •  Аркада йоклау тыела;
  •  Йокларга бер сәгать кала, телефонда утырмаска;
  •  Көндез 15:00 сәгатьтән соң 90 минуттан да озаграк йокламаска тырышырга;
  •  Йоклар алдыннан кофеиннан, күп ашаудан һәм алкогольдән баш тартырга кирәк.
  • Бастырылу һәм мифология

    Бастырылуны аңлата алмау сәбәпле, төрле халыкларда бу күренешкә бәйле ышанулар барлыкка килгән. Татар халык мифларындагы «албасты» образы бастырылу белән бәйле. «Албасты йоклаган кешене буарга бик ярата. Ул килеп буа башлагач, кеше бастырыла башлый, ни чаклы кычкырмакчы булса да кычкыра алмый. Кеше бик каты куркып, албасты төшеп китә дә, кеше кычкырып уяна», – диелә татар халык мифларында. Бу сүзнең килеп чыгышы да «әл» (искечә кул) һәм басты, яки алны (ягъни күкрәкне) басучы дигән сүздән килеп чыккан.

    Читайте на сайте

    Другие проекты от 123ru.net








































    Другие популярные новости дня сегодня


    123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

    Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



    Новости 24/7 Все города России




    Загрузка...


    Топ 10 новостей последнего часа






    Персональные новости

    123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



    Загрузка...

    Загрузка...

    Экология в России и мире




    Путин в России и мире

    Лукашенко в Беларуси и мире



    123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

    Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

    123ru.net — живые новости в прямом эфире!

    В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






    Здоровье в России и мире


    Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






    Загрузка...

    Загрузка...





    Друзья 123ru.net


    Информационные партнёры 123ru.net



    Спонсоры 123ru.net