Балык Бистәсе районында сайлаучыларның 97,05 проценты тавыш бирде
Балык Бистәсе районында сайлаучыларның 97,05 проценты тавыш бирде
Балык бистәсе районында Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә вәкаләтле органнарына депутатлар сайлаулар уңышлы узды. 20.00 сәгатькә 21001 сайлаучы тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 97,05 процентын тәшкил итә. Хәзер сайлау участокларында бюллетеннәр сортировкалау һәм тавышларны санау бара. Төп эш алда әле,- дип хәбәр итте Балык бистәсе территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марат Хәсәнов .
Таңсылу Минһаҗева
Фото:http://www.rbc.ua/static/img/v/y/vyiboryi_ukrafoto12111111_650x410.jpg