Халыкның 76,5 проценты тавыш биргән инде
Балык Бистәсе икенче мәктәбендә урнашкан 2417 номерлы сайлау участогында кичке сәгать бишләрдә дә халык өзелмәде. Комиссия сәркатибе Наталья Хаванова әйтүе буенча, бу сәгатьләрдә 894 (76,5 процент) кеше тавыш биргән.
Залда музыка тавышы, әйләнә-тирәдә тәртип хөкем сөрә. “Әлегә тәртип бозу очраклары булмады. Халык тыныч кына бланкаларны ала да, сайлап китә”,–диде Балык Бистәсе буенча МВД бүлеге поилиция башлыгы урынбасары Ринат Мөхәммәтҗанов.
Берничә кеше белән аралашып алдым. “Үзебезнең, балаларыбызның киләчәген кайгыртып гаиләбез белән килдек. Тыныч һәм мул тормышта яшәүне теләп лаеклы җитәкче сайлыйбыз килә”,–диде Рамилә Хиҗапова. “Мин киләчәк тормышым өчен битараф түгел. Минем әле тормышым башлана гына. Белемле, җитди, халыкны кайгыртучан, илне дөрес юл белән алып баручы җитәкче булсын иде. Шуңа күрә мин сайлауларга килми кала алмадым”, –дип сүзгә кушылды Рамилә апаның малае Булат. “Сайлауга һәркем барырга тиеш, дип саныйм. Без үз фикеребезне белдерергә тиеш. Биредә яшәгәч, булачак җитәкчеләребез турында уйланмыйча булдыра алмыйбыз. Безнең киләчәгебез аларның ничек идарә итүенә бәйле. Шуңа күрә барыбыз да сайлауларга килсен иде”,–диде Наилә Кәримова.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотосы.