Зәйдә сайлау барышын күзәтүчеләр кимчелекләр юк дип белдерә
Зәйнең "Космос" яшьләр үзәгендә урнашкан 1441нче сайлау участогында көндезге сәгать 12гә барлык 1517 сайлаучының 50 проценты килеп үз тавышларын бирде, ди сайлау участогы рәисе Людмила Илларионова. Биредә көннең беренче яртысында сайлаучылар тавыш бирү бүлмәләренә керергә чират торып үз сүзләрен әйттеләр. Әлеге сайлау участогында күзәтүче булган Галина Абрамова, халыкның сайлауларга бик җитди каравын, бернинди хилафлыкларга юл куелмавын әйтә.
- Кешеләр сайлауларның бик җитди процесс булуын аңлыйлар, үзара мөнәсәбәтләрдә дә хөрмәт, ихтирамлылык сизелә. Ә активлык турында искәртеп шуны әйтәсем килә. Бер сайлаучыбыз хәзерге вакытта Мәскәү шәһәрендә яши икән, ул нәкъ менә үз тавышын бирү теләге белән бүген ерак араны якын итеп шәһәребезгә кайтып төшкән һәм иң беренче эш итеп сайлау участогына килгән. Халыкның менә шул рәвешле тавыш бирү процессына җаваплы каравы сөендерә, димәк бу безнең алга таба республикабыз киләчәге өчен башкарылачак эшләрдә бердәмлегебез турында сөйли, - ди Галина Абрамова.