Әлмәтлеләр ни өчен сайлауга бара?
Бүгенге тормыштан халык канәгать, киләчәкне исә тагын да яхшыртырга теләкләре. Әлмәтнең “Яшьлек” микрорайонында яшәүчеләр сайлауга нинди өметләр белән килүләрен уртаклашты.
Изгар Габделкадыйров:
- Безнең микрорайонда көн дә берәр яңа үзгәреш булып тора. Кичә генә
яңа парк ачтылар. Әле йортлар төзелеп тә бетмәгән, инде халыкка саф һавада йөреп кайтыр өчен менә шундый уңай шартлар тудырдылар. Бу бер кешенең генә хезмәте түгел, ә бердәм система белән эшләү нәтиҗәсе. Әлмәттә иң элек нефтьчеләргә рәхмәт әйтер идем. Алар тырышлыгы һәм ярдәме белән күп эшләр башкарыла. Менә шулай матур һәм бердәм булып киләчәктә яшәү өчен бүген сайлауга килдем дә.
Диләрә Мостафина:
- Әлмәтне яшьләр шәһәре, диләр. Килешәм, безнең районда гына да
күпме яшь гаилә яши! Бүген үземнең тавышны биреп, мин иң элек балаларымның киләчәген хәл иттем. Аларга үзебездән соң мул тормыш калсын, матур шәһәрдә яшәсеннәр, төпле белем һәм тәрбия алсыннар дип, мин көчле җитәкчеләргә, гадел партияләргә тавыш бирдем.