Әлмәтлеләр сайлауларга өмет баглый. Ишетерләрме?
Әлмәтлеләр сайлауларны бәйрәмгә тиңли.
Бүген көне дә иртәдән үк кояшлы, җылы булып, моның өчен барлык шартларны да тудыра. Шәһәребезнең Нефтьчеләр урамы, 41 адресы буенча урнашкан 805 нче сайлау участогына иртәнге 7 дән үк халык агыла.
– Минем өчен сайлау бәйрәмнән дә зуррак чара. Бүген киләчәкне сайлыйбыз. Гаделлеккә өмет итеп, тормышларыбызның да тагын да яхшыруын теләп килдем. Шәһәрдә быел юлларны ремонтладылар, йортлар бик күп төзелә. Әмма эшләнәсе эшләр күп әле. Иң беренче булып, бәяләрне йөгәнләргә кирәк, тешләшә бит – ди машинист булып эшләүче Рәшит Нуриәхмәтов.
Ә менә Тәслимә апа Хәлфетдинова сайлауларны элек-электән килгән күркәм бер йола дип бәяли:
– Гомер буе йөрдек сайлауларга. Киләчәгебезнең матур булуын телибез. Халыклар дус яшәсен, республикада тынычлык хакимлек итсен, шәһәребез үсүен дәвам итсен.
Үз тавышын биреп, кайтыр юлга чыккан әлмәтлеләргә волонтерлар кичке концертка чакыру тарата – беләзекләргә ия булганнар, берчә сөенеп, берчә дулкынланып, һичшиксез, республикабыз йолдызы Динә Гарипованы күрергә киләчәкләрен әйтә. Яшьләр исә Тиматины да күрергә ашкынуларын яшерми. Димәк, кичке 8 дә Нефтьчеләр мәйданында очрашканга кадәр!