Сайлауга Казаннан ук кайтканнар
Республиканың киләчәге беркемне дә битараф калдырмый. Бүген иртәдән бирле әлмәтлеләр үзләренең тавышын бирү өчен сайлау участокларына агыла. Аеруча яшьләрнең актив булуы куандыра.
18 яшьлек Алинә Нәгыймова Әлмәттә сайлаүда катнашу өчен махсус Казаннан кайткан. Әлмәт кызы быел Казан федераль университеты студенты булган икән. 13 сентябрьдә туган ягына кайтып, тавыш бирәчәген дә ул күптән хәл иткән. Чөнки аның өчен быелгы сайлаулар – үз гомерендә беренчесе.
- Киләчәкне яхшыртасыбыз килә икән, димәк, без аның өчен күмәкләшеп
эшләргә тиеш. Барыбызның да бүген сайлауга баруы - ул киләчәкне кайгыртуда беренче адым булып тора. Әлмәттә соңгы елларда яшәеш алга китте дип саныйм: яңа парклар һәм скверлар ачыла, балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр төзекләндерелә. Яшьләрнең дә киләчәккә ышанычлары артты. Безнең бу матур тормыш алга таба да дәвам итсен өчен Татарстан белән көчле лидер идарә итәргә тиеш, - ди Алинә.
Аңа тормышында беренче тапкыр тавыш бирүдә активлык күрсәткәне өчен 823 нче сайлау участогында (25 нче мәктәп) блокнот һәм флешка бирделәр. Шуңа өстәп кулына яшел беләзек таккач, Алинә бүген кич зур концерны да күрә алачак.