Әлмәт бакчаларында яңа төркемнәр формалаша
Август ае балалар бакчалары өчен урак чоры белән бер. Кечкенәләрне кабул итү вакыты чөнки.
Нигез салынуына инде өч дистәгә якын вакыт узган 52 нче “Алтынчәч” балалар бакчасына да быел 28 яңа баланы кабул иткәннәр. Алар белән эш тәҗрибәсе шактый булган Рузалия Гомәрова шөгыльләнәчәк.
“Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Гөлчәчәк Мизхәтовна сөйләвенчә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны җәмгыять таләпләре алдында югалып калмый торган, үзаңлы итеп тәрбияләү аларның төп бурычы булып тора.
Татар теле укытучысы Илсөяр Хәмидуллина татар теленә беренче чиратта әкиятләр һәм җырлар аша якынаерга була дип саный. Моннан бер ел элек бакчада яңа татар теле кабинеты булдырылган. Укыту-методик комплектлар
тулыландырылып, балаларга туган телне тагын да үтемлерәк итеп укыта башлаганнар.
Моннан ике ел элек Гөлчәчәк Габдрахманова бакча мөдире итеп сайлангач та, бакчаны хәләл ризыкларга өстенлек биреп, хәләл бакча итеп үзгәрткәннәр. Соңгы елларда түләүле өстәмә белем бирү түгәрәкләре дә булдыруга ирешкәннәр. Быел биредә ата-аналар өчен махсус түгәрәкләр дә оештырырга телиләр.