Әлмәттә фатир талаучылар «кайнар эздән» тоткарланды
Әлмәт полицейскийлары бер фатирга кереп, хуҗаны кыйнап, аннан «Айфон», шулай ук 1500 сум акча алып чыгып китүче өч кешене тиз арада тоткарлый алды.
Бу хәл 19 август төнендә Әлмәт районында була. Хуҗа үзенә килгән зыянны 25 мең сумга бәяли. Тоткарланучылар 36, 32, 20 яшьлек Әлмәт районында яшәүчеләр булып чыга. Өстәвенә ике өлкәнрәге элек тә хөкем ителгән булган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Телефон табып алынган. Кеше талаучыларга хәзер өйдән беркая да чыгып йөрергә ярамый. Тикшерү бара.