Әлмәттә пенсионерлар белән очрашулар бара
Әлмәттә Пенсия фондының җирле идарәсе белгечләре шәһәрдә яшәүчеләр белән турыдан-туры тору урыннары буенча очрашулар оештыра.
17 август көнне идарә вәкилләре беренче һәм дүртенче микрорайоннарда яшәүчеләр белән очрашты. Җыелышларда район башкарма комитеты вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре чыгыш ясый. Пенсия фонды белгечләре әлмәтлеләргә пенсия законнарындагы үзгәрешләр, страховкаланган затның шәхси кабинеты, 1 августтан эшләүчеләргә пенсия арту һәм башкалар турында сөйләде.
Әлмәтлеләр пенсия белән бәйле сорауларына тулы җаваплар алды.