Республика педагоглары заман мәгарифе проблемаларын хәл итәләр
Бүген Бөгелмә шәһәрендә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстанның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы уза.
Республика педагогларының быелгы киңәшмәсенең темасы: “Заман мәгарифе: яңа стратегик юнәлешләр – аларны яңача хәл итү”. Укытучыларның республика форумында Биектау районыннан район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов һәм районның иң яхшы мәктәбе җитәкчесе буларак, 1 нче мәктәп директоры Елена Гыйльманова катнаша.
Укытучыларның район конференциясе 25 август көнне “Һәркемгә сыйфатлы белем: шәхескә сәләтен ачу өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудыру” дигән тема белән узачак.