Иртәгә Әлмәткә Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә
26 июньдә Әлмәткә Татарстан лидеры эш визиты белән килә. Ул берничә социаль объектны ачуда катнашачак.
Мөһим вакыйгаларның берсе – республика онкология диспансеры клиникасының Әлмәттәге филиалында өченче чиратын ачу.
Шулай ук Ленин урамында яңа балалар бакчасы ачылачак. Ул «Могҗизалар шәһәрчеге» дип атала. Балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән. Бу – яңа буын балалар бакчасы. Анда педагоглар һәр баланың шәхес буларак потенциалын ачу өстендә эшләячәкләр.