Тиздән рактан каршы дару уйлап чыгарачаклар?!
Татарстан халкы өчен шатлыклы хәбәр бар.
Иннополис университетының ракны ачыклау лабораториясе шушы көннәрдә 30 миллион сумлык грант откан. Әлеге акчаларга студентлар һәмлаборатория хезмәткәрләре өч ел дәвамында автомат рәвештә ракны ачыклый торган яңа математик модельләр уйлап чыгарачак.
Университет галимнәренең төп максаты – ракның теләсә кайсы формасын ачыклый ала торган бердәм система булдыру. Бәлки әле галимнәргә әлеге система ярдәмендә ракка каршы берәр дару уйлап табу да насыйп булыр?
Грант конкурсы Россия фәнни фонды ярдәмендә оештырылган булган.