Нияз Шәмсетдинов туган авылы -Еникей Чишмәдә батырларга өч тәкә бүләк итте, хатын- кызларны көрәштерде( фотолар)
Еникей Чишмә авылындагы Сабантуе район Сабантуйларына тиңләшерлек дәрәҗәдә узды.Сабантуй безнең районыбызда матур гына яшәп килүче Н.Шәмсетдинов хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Шәмсетдинов башлангычында оештырылды.
Хәтерләсәгез узган ел бу асыл егете туган җирлегендә "Авыл көне" уздырган иде. Быел исә планканы күтәрә төшкән- авылның Сабантуен уздырырга җөрьәт иткән. Ул бу теләген бик тә уңышлы башкарып чыкты. Инде туган нигезләре юкка чыккан йөзләгән авылдашлары бәйрәмгә кайткан иде.Күз яше, сагыну, туган нигезгә сусауны басар өчен Сабантуеның үзәгендә булырга тырышты алар. Һәр тарафтан Ниязга" Рәхмәт сиңа" сүзләре яңгырап кына торды.20 дән артык бәйге узды бу бәйрәмдә. Һәркайсына саллы бүләкләр әзерләнгән. Көрәштә катнашучыларга гына да өч тәкә эзерләгәннәр. Хатын- кызлар көрәше дә узды .Ниязның иң сөенгәне- алар арасында баш батыр булып үзендә хезмәт куючы, сыер савучы Гөлия Шагиахметова калды.Аннан көрәш авыл көрәшчеләре һәм килгән кунаклар арасында барды. Авыл батыры данын Самат Каюмов яулады. Ә килгән кунак көрәшчеләр арасында бил алышу тагын да кызыклырак булды. Ни әйтсәң дә бил алышырга шактый чемпионнар җыелган иде. Безнең районнан Рәсүл Гыйззатуллин финалга чаклы барып җитте. Тик Теләче егете Ленар Гатауллин үз егәрлеген тагын бер кабат раслады. Утыз менңлек телевизорны һәм баш бүләк- тәкәне үзенеке итте.Бу Бәйрәмдә Балык Бистәсе егетләре композитор Расил Ахатов һәм Вазыйх Фатыйхов иҗат иткән" Еникей Чишмә" җырына клип та төшерелде. Җырны "Татарстанның халык артисты" Рөстәм Закиров тәкьдим итте.Гаҗәеп матур Сабантуй булып тарихларга язылды бу бәйрәм.