Другие новости Малмыжа и Кировской области на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Кыен вакытларда артка карама, тагын бер адым түргә атла...»

«Әти-әни вафат булгач, васыятьләрен үтәдек»

Можга шәһәренең ЗАГС бүлегенә чакырып, бик олылап тәбрикләгәннәр. Күз алдына китерегез: матур итеп бизәлгән ЗАГС залы... Бирегә Мөхәммәтдиновларның балалары, оныклары, туганнары җыелган. Әнвәр Нургалиев башкаруында эчтәлекле җыр яңгырый.

«... Гомер көянтәләрендә

Әти-әни – пар чиләк.

Тормыш алып барганнарга,

Балам диеп янганнарга

Икесе бергә кирәк.

Мөлдерәмә чиләкләре, әле пар йөрәкләре.

Әни янында әти бар, әти янында әни...»

Һәм менә якыннары алкышлары астында залга Рәшит абый белән Гөлзада апа кулга-кул тотынышып атлап үтә. Шулай 50 ел бер-берсенә терәк булып, янәшә атлаган, тормыш көткән алар. Ике кызлары Люция һәм Эльмираны, уллары Салихны тәрбияләп үстергәннәр. Шушы газиз балаларын йөрәк астында йөртеп, 9 ай көтеп һәм алар дип 50 елга якын җанатып яшәгән ана, әлбәттә, бу җырны тыныч кына тыңлый алмый. Бу дулкынландыргыч мизгелдә бәхет касәсе тулып, аның күзләреннән мөлдерәп яшьләре ага. Көе, сүзләре бигрәк тә күңелгә үтә торган шул җырның. Тормыш иптәше Рәшит абый да, балалары да шундый ук күңелләре тулган халәттә. Һәммәсе бер-берсен аңлап, кадерләп, бер йодрык булып яшәүләре әллә каян күренеп тора бу ишле гаиләнең.

Ә бит мондый балалар үстерү өчен гаиләдә иң беренче чиратта ир белән хатынның аңлашып, үзара таяныч булып яшәве мөһим. Гаилә тарихы менә болай башлана: 15 яшьлек кыз 1972 елда Киров өлкәсе Малмыж шәһәреннән Можгага килеп, медицина училищесына укырга керә. Студент елларында сөйкемлелеге, игътибарлылыгы, тәртипле булуы белән күңелен яулаган Рәшит исемле егет белән таныша. Башта карашлар белән генә аңлашып, ошатышып йөрсәләр, соңрак бер-берсенә ныклап гашыйк булалар. 1975 елның 25 октябрендә яшьләр матур итеп туй үткәрәләр. 50 ел бергә гомер кичереп, уңышларга бергә сөенәләр, авырлыкларны иңгә-иң куеп җиңеп яшиләр. Кызлары Люция һәм Эльмираны, уллары Салихны әхлаклы итеп, кечкенәдән дус, бер-берсенә ярдәм итеп яшәргә өйрәтергә тырышалар. «Кешегә гаилә нәкъ менә шуның өчен кирәк!» – ди ана.

Тормыш иптәше Рәшит Глазов – совхоз техникумын тәмамлаган, бөтен гомерен автомобильләр ремонтлауга багышлаган автомеханик, Можгадагы элек «Ижмаш» автозаводына караган автосервисның җитәкчесе булган. «Аның хезмәт стажы 45 елдан артык. Үзебезнең машинаны да һәрвакыт үзе төзәтә. Гомумән, бар нәрсә кулыннан килә. Каралты-кураны, техниканы карап, яңартып кына тора», – ди Гөлзада апа аның турында.

Катлаулы 1990 елларда Мөхәммәтдиновлар зур, матур йорт салып чыгалар, анда һәрвакыт балаларның шатлыклы көлүләре яңгырап тора. Аларга кунакка еш кына дуслары һәм туганнары килә. Бүген бу – бөтен гаиләне бергә җыя торган изге урын, чөнки ата-ана йорты игелек, җылылык һәм мәхәббәт белән тулы.

«Әти-әни вафат булгач, аларның васыятьләрен үтәп, аларның өйләрен сүтеп, янә йорт салдык, хәзер төп йортта яшибез, әлхәмдүлилләһ», – ди Гөлзада апа.

«Гаиләмне беренче урынга куйдым»

Рәшит абый машиналарга җан өрсә, Гөлзада ханым исә гомерен кешеләрне дәвалауга багышлаган. 19 ел сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән, 23 ел Можга районының комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәген җитәкләгән. Эшләү дәверендә үзен проблемаларны нәтиҗәле итеп чишә белүче талантлы җитәкче итеп күрсәтә. Аның тырышлыгы, үҗәтлеге белән, өлкән яшьтәгеләргә һәм инвалидларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләре эшли башлый.

Районда «Забота» программасы актив эшли, аның кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар, аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен төрле чаралар үткәрелә. Мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтелә. Бу хакта аның хезмәттәшләре һәм эштәге уңышлары өчен төрле еллардагы бихисап мактау хатлары, грамоталары, күкрәк билгеләре сөйли. «Удмуртия Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре» исеме дә бирелә аңа.

«Кайда эшләсәм дә, үземнең хезмәтемне бик яратып башкардым, хезмәттәшләрем белән әле дә бик яхшы мөнәсәбәттә. 60 яшь тулуга ялга чыгам, дип, үземә максат куйдым – гаиләм, балаларым, оныкларым янында ешрак булып, аларга ярдәм итәсем килде. Ирем бу адымымны хуп күрде. Эштән җибәрәселәре килмәде, әлбәттә. Районыбыз башлыгы да, министрлыкта да эшләвемне дәвам итүемне сорадылар. Әмма ниятемне үзгәртмәдем, гаиләмне беренче урынга куйдым», – ди Гөлзада ханым.

«Сүзгә килгән чакта беркайчан да «китәм, аерылам» дип әйтмә»

Сез гаиләдәге эшләрне ничек бүлешәсез? Мөһим карарларны гадәттә кем кабул итә?» – дип кызыксынам аннан.

Хатын-кызлар эшен: көндәлек ризык әзерләү, пешеренү, консервация, чисталык-пөхтәлек тудыру кебек эшләрне үзем башкарам. Бакча эшләре, үсентеләр утырту, өй җыештыру – уртак, ирем җиләк-җимеш җыярга, су сибәргә ярата, каралты-кураларны үзе төзәтә. Мин 23 ел инде чәкчәк пешерү белән шөгыльләнәм. Бу шөгыльгә мине бер апа өйрәткән иде. Хәзер менә үзебезгә дә, туганнарга да, заказ буенча да – чәкчәк әзерлим.

Сезнең фикерегезчә, гаилә ныклыгының нигезе нәрсә? Өйдә җылылык, уңайлылык һәм яктылык хөкем сөрсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Гаиләдә бөтен сорауларны, проблемаларны уртага салып киңәшләшәбез, бер фикергә килгәнче сөйләшәбез, фикерләр тәңгәл килмәгән чаклар да була, әмма беркайчан да: «Бу – синең фикерең иде, дөрес эшләмәдең», – дип, бер-беребезне гаепләргә ашыкмыйбыз.

Гаиләдә бер-береңне, ике яктагы әти-әниләрне хөрмәт итү – иң мөһиме. Сиңа карап, балалар өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнә. Без күп еллар иремнең әти-әниләре белән яшәдек. Алардан күп әйбергә өйрәндек. Әни (кайнанам) миңа килен булып төшү белән болай диде: «Гөлзада, тормышта төрле хәлләр була, ләкин сүзгә килгән чакта беркайчан да «мин китәм, аерылам» дип әйтмә, киресенчә, тагын да бер адым түргә атла, артыңа борылып карама, артка юл юк...» Мин бу сүзләрне гел яшьләргә әйтә киләм, ләкин, кызганыч, алар колак салмый шул, әгәр ишетсәләр, аерылышулар кимрәк булыр иде...

Тормыш булгач, барысын да кичердек. Кыен вакытлар да булды. Безнең өчен иң авыр сынау – әти-әниләрнең вафатын кичерү иде. Алар – безнең зур терәкләребез, киңәшчеләребез. Балаларыбызны 2 яшькә кадәр, балалар бакчасына бирмичә, алар карады. Ирем белән аларның әйткән сүзләрен, биргән киңәшләрен еш искә алабыз.

Хәзер балалар үсте, үз гаиләләрен кордылар. Олы кызыбыз гаиләсе белән – Ростов өлкәсендә, уртанчы кызыбыз – Можга шәһәрендә, улыбыз Ижауда яшиләр. Аллаһка шөкер, 7 оныгыбыз бар: Руслан, Диана, Артем, Елена, Латыйф, Сафина, Сабина. Алар безне һәрдаим уңышлары белән сөендереп торалар, – ди ана.

«Балаларга үзең үрнәк булып яшәргә кирәк»

Сез – бәхетле ана: Рәшит абый белән бергә 3 бала тәрбияләп үстергәнсез, аларны олы тормыш юлына бастыргансыз. Бала тәрбияләгәндә, нәрсәләр мөһим дип саныйсыз?

Балаларга үзең үрнәк булып яшәргә кирәк, алар барсын да күреп үсә. Минекеләр еш кына әби-бабалары белән бергә яшәүләрне искә алалар, бик сагыналар.

Үз чиратыбызда: «Тату яшәгез, беренче урынга малны, акчаны, байлыкны куймагыз, арагызда яхшы мөнәсәбәт булырга тиеш», – дип әйтә киләбез. Чөнки үзебез, ирем белән икебез дә, ишле гаиләләрдә тәрбияләндек. Безне туганлык, бердәмлек, үзара ярдәмләшеп яшәү көчле итте. Иремнең гаиләсендә 4 бала булган, олы абыйсы инде бүген вафат. Минем гаиләдә әтиемнең беренче тормыш иптәше иртә вафат булган, 3 баласы калган: ике апа, бер абый.

Икенче тормыш иптәше тагын үлеп киткән, аннан бер кызы калган. Әниемнең дә беренче ире мәрхүм булган, абый калган, әти белән әни кушылып, 3 бала дөньяга килгәнбез: ике абый һәм мин. Барыбыз бергә 8 бала. Бүгенге көндә иң олы апабыз, бер абыем һәм мин генә исән-сау. Балаларга: «Туганнарыгыз белән бергә булуның һәр мизгелен кадерләгез. Ул – зур бәхет!» – дип искәртеп торам.

Әлхәмдүлилләһ, иремнен туганнары, туганнан туганнары белән дә, минем яктан булган барча туганнарым белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә, йөрешәбез, йортыбыздан кеше өзелми. Бу яктан бик бәхетле без.

«45 яшьтә, үз әнием вафат булгач, намазга бастым»

Балалар тәрбияләүдә диннең роле зурмы, ничек уйлыйсыз?

Бик зур! Мин аны бар җаным белән тоям, Аллаһның барлыгына, ярдәменә ышанам. 45 яшьтә, үз әнием вафат булгач, намазга баскан идем, намазларымны вакытында үтәргә, иркенләп уразалар тотарга тырышам, Аллаһым кабул итсен. Балалар да дини гореф-гадәтләрдән ерак түгел. Әмма әлегә намазга басмадылар. ИншаАллаһ, алар да булдырыр, дип өметләнәм.

Амин! Сезгә, якыннарыгызга иминлек, саулык телим!



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Малмыжа — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Малмыжа или других населённых пунктов Кировской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Малмыже можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Малмыже и Кировской области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Малмыжа и Кировской области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Малмыжа — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Кировской области




Путин в Кировской области

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Кировской области


Частные объявления в Малмыже, в Кировской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net