Добавить новость
Другие новости Лисичанска и Луганской области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Ирада Әюпова: Күпләр барын да акчага бәйләп калдыра. Һәр проект та финанска бәйле түгел

Быел Мәдәният министрлыгының «2025 елда Министрлык эшчәнлеге йомгаклары һәм 2026 елга бурычлары турында» Татарстан мәдәният министрлыгының киң вәкиллекле коллегия утырышы пафослы мәйданнарда уздырылмады – Министрлыкның конференцияләр залында тыйнак кына, җыйнак кына утырыш булды. Биредә министрның төп докладындагы һәм башка докладлардагы кайбер өлешләргә тукталыйк. Утырышның үзе кебек – тыйнак кына, җыйнак кына.

«Безнең эшебезне төзеделәр, үткәрделәр, отчетын бирделәр дип кенә бәялисе түгел. Безнең эш – меңләгән фикердәшләр, активистлар, иҗтимагый эшлеклеләр коллективының зур хезмәте – көн саен мәдәни тормыш тарихы языла, шулай итеп кешеләрне шатландырабыз, мирасны саклыйбыз һәм киләчәкне формалаштыруга өлешебезне кертәбез. Шушы кешеләр ярдәмендә безнең тармактагы позитив үзгәрешләр турында сөйли алабыз», диде министр.

Докладтагы мәгълүматтан тезислар:

Министрлык эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм. Бүген бу эш күпкырлы һәм бөтен тармак моңа җәлеп ителгән. 2023 елдан бирле коллективлар яңа территорияләргә чыгалар. Мәсәлән, Яшел Үзән музыкаль театры Лисичанск һәм Рубежное балаларына «Сказка о царе Салтане» әкиятен күрсәткән.

Иҗади тирәлеккә СВО тәҗрибәсе булган кешеләр килә. Җырчы Ленур Биктимеров – патриотизм тавышы. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле базасында СВОда катнашучыларның хатыннары хоры оештырылган.

«Добробат» төркеме музыка аша патриотик тәрбия белән «батырлык дәресләре» уздыра.

Казан ТЮЗы СВОда катнашучыларга багышланган «Просто жить» спектаклен, Кариев театры «Позывной татарин» документаль драмасын чыгарды.

Бүгенге көндә театр сәнгатенә тамашачының игътибары артуы күренә. Мониторинг мәгълүматларына караганда безнең театрларга бер ай алдан билет алырга кирәк.

Үткән елның зур вакыйгасы – Камал театры ачылуы. Соңгы 5 елда 10 театр бинасы яңартылган. Быел яңартылган Казан ТЮЗы ачылачак.

Тамашачының кызыксынуы арту инфраструктурага гына бәйле түгел. Бу яңартылган репертуарга да, елга 100дән артык яңа премьераларга да, аларның эчтәлеге рухи-әхлакый кыйммәтләргә нигезләнүенә дә бәйле. Яңа куелышлар яшь буынны патриотизм хисе белән тәрбияләүгә, Ватанны яратуга һәм аның язмышы өчен җаваплылыкка, тарихи хәтерне саклауга әйди. Заманча милли драматургия аша ныклы гаилә кыйммәтләре күрсәтелә. Балалар һәм социаль репертуар гуманизмга, мәрхәмәтлелеккә, матдилеккә караганда рухилыкның өстенлегенә юнәлдерелгән.

Шунысы мөһим – театр сәнгатенә республика җитәкчелегенең игътибары зур, яшь режиссерларга һәм актерларга шартлар тудырылган.

Театрларның осталыгы Камал театрына билетларның 30 процентын Мәскәү һәм башка регионнардан килүчеләрнең алуы белән дә раслана. 2025 елда «Алтын битлек» тапшыру тантанасының Казанда тапшырылуы да очраклы түгел.

Мәдәни тамашалар милли традицияләргә нигезләнеп куела. Моның матур мисалы – Казан циркының «Мирас» тамашасы. Аны өч айда 127 000 кеше караган.

2025 елда Россиянең 45 регионында һәм дөньяның 30 илендә 380 Сабантуй узган. Казанда Казахстанның Төньяк-Казахстан өлкәсенең мәдәният көннәре, Үзбәкстан мәдәнияте көннәре, Таҗикстан мәдәнияте көннәре, Вьетнам мәдәнияте көннәре узган.

Безнең музей, китапханә фондларыбыз бик бай, киноматериаллар шактый тупланган. Алар актив рәвештә эшләргә тиеш. «Аларны яңадан торгызу һәм трансляцияләү эшен бер учреждение кысалары белән генә чикләргә кирәкми. Милли фильмнарны Бөтендөнья татар конгрессы, иҗтимагый оешмалар белән берлектә Россиянең башка төбәкләрендә һәм шулай ук чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен ешрак күрсәтергә кирәк», дигән планнар бар.

«Пушкин картасы»на килгәндә, 384 мең карта чыгарылган да, 469 миллион сумга 974 мең билет сатылган.

«Күпләр барысын да акчага кайтарып калдыра. Тик һәрбер проект та финансларга бәйле түгел», диде министр. Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап, китапханәләрдә үткәрелә башлаган «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты моңа ачык мисал булып тора. Проектны мәдәни җәмәгатьчелек һәм, иң мөһиме, халык хуплап чыккан.

Мәдәният министрлыгы быелдан «Сәнгать әһелләре декадасы»н башлап җибәрә. Ул елга 2 мәртәбә узачак – майның өченче декадасы һәм октябрьнең өченче декадасы. Һәр декада Татарстанның күренекле мәдәният әһелләре – язмышлары һәм иҗатлары белән республиканың мәдәни коды нигезен формалаштырган шәхесләр юбилейлары белән төзеләчәк. Аларның күбесе бер чорда яшәп, бер-берсен белеп торганнар, берүк чынбарлыкны яктыртканнар. Министр фикеренчә мондый декада кысаларында аудитория аерым исемнәрне түгел, поэзия, музыка, сынлы сәнгать, театрны берләштергән мәдәни буын турында тулаем картинаны күрә алачак. Бу процесска барлык мәдәният учреждениеләре җәлеп ителергә тиеш, бигрәк тә муниципаль дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең игътибары сорала.

Быел Һади Атласиның 150 еллыгын, Николай Фешинның 145 еллыгын, Фатих Әмирхан һәм Габдулла Кариевның – 140 еллыгын, Һади Такташ һәм Кави Нәҗминең 125 еллыгын, Муса Җәлилнең, Натан Рахлинның, Александр Ключарев һәм Сара Садыйкованың 120 еллыгын, Нәҗип Җиһанов һәм Сибгат Хәкимнең 115 еллыгын, Рөстәм Яхинның 105 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

Доклад кысаларында мәдәният учреждениеләре җитәкчеләренә законнарга игътибарлы булырга кирәклеге кисәтелде. Күңелсез мисал буларак, ышанчы югалтылу сәбәпле Бөгелмә театры директоры Э.М.Сибгатуллина-Челикның эштән алынуы искәртелде. «Үз репутациягезгә аяк чалмагыз, үзегез җитәкләгән учреждениегә һәм барлык тармакка күләгә төшермәгез», – диде министр.

«2028 елда ике күренекле язучы – Чыңгыз Айтматов белән Аяз Гыйләҗевнең 100 еллык юбилейлары көтелә. Аларның әсәрләре бүген дә көн кадагында. Иҗатларында төп фикер – яшь буынның үз тамырларыннан аерылуын һәм кем икәнлекләрен белмәүне булдырмау. Чөнки үз тамырларыңны, нәселеңне, Ватаныңны, гореф-гадәтләреңне һәм мәдәниятеңне белмәүдән дә куркынычрак нәрсә юк. Без сезнең белән шушы кыйммәтләрне саклау, үстерү, аларны яшь буынга тапшыру өстендә эшлибез. Бу – мәдәниятнең төп бурычы», – диде ул чыгышын төгәлләп.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Лисичанска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Лисичанска или других населённых пунктов Луганской области мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Лисичанске можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Лисичанске и Луганской области






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Лисичанска и Луганской области. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Лисичанска — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Лисичанске, в Луганской области и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net