Другие новости Лениногорска и Татарстана на этот час
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


<
>

Гырон Быдтон, Семык, Балтай, Уяв, Питрау: милли бәйрәмнәр кайда һәм кайчан узачак?

Республикабызда төрле милләт вәкилләре дус-тату яшәп, иңгә-иң торып, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклауга зур өлеш кертә. Алар тел, мәдәният өлкәләрендә бер-берсенә йогынты ясап, күркәм тормыш итә. Бер сүз әйткәндә, Татарстанның иң зур байлыгы — ул халыклар дуслыгы.

Гадәттә, майдан июльгә кадәр Сабантуй, Каравон, Уяв, Гырон Быдтон, Балтай, Иван Купала, Семык, Питрау бәйрәмнәре үткәрелә. Быел исә бәйрәмнәр онлайн һәм офлайн форматта уза. Бәйрәм тарихы, аның традицияләре турында видеоматериаллар, фильмнар, халык иҗаты буенча мастер-класслар онлайн форматка күчерелде. Алар инстаграм, вконтакте, ютубка урнаштырылды. Шулай ук туры эфирларда әңгәмәләр дә булачак. «Семык бәйрәмендә әрвахлардан фатиха сорыйлар» Семык — мари халкының милли бәйрәме. Быел ул 19 июньдә Актаныш районы Мари-Суксы авылында уздырылды. Шунысы гаҗәп, тирә-якта татар авыллары урнашкан булса да, Мари-Суксы авылында яшәүче мари халкы әле дә үз гореф-гадәтләренә тугры кала.

Семык бәйрәменең төп үзенчәлеге — әрвахларны искә алу һәм алардан хуҗалык эшләрендә ярдәм, уңышка фатиха сорау. Әлеге бәйрәмдә традицион спорт ярышлары һәм милли уеннар, егетләр өчен «Марий патыр» һәм кызлар өчен «Марий чевер удыр» бәйгеләре үткәрелде. Бәйгедә тел, гореф-гадәт, йола, тарих һәм мари халкының мәдәни мирасын белү дәрәҗәсен дә сынадылар. Бу үзара милли-мәдәни аралашу урыны да. Семык бәйрәмендә яшьләр арасында бер-берсе белән танышып, гаилә коручылар да бар. Уңыш яхшы булсын өчен, яңгыр явуны сорап, догалар да укылды.

Элек Семык бәйрәме берничә көн билгеләп үтелгән: кунакларга йөрешкәннәр, гөслә һәм сорнайда уйнап күңел ачканнар, моңланганнар, биегәннәр. Бу көнне туйлар да уздырыла торган булган. Кыскача әйтсәк, Семык — мари халкының җәйге календарь циклын ачып җибәрүче бәйрәм дә ул.

«Балтайның төп герое — өрәңге ботакларына бизәлгән аю»

27 июньдә Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында Балтай мордва халкы бәйрәме була. Бу көнне мордва халкы Мордва Кармалкасы авылына күченеп утырган бабаларын, урманнар иясе «виряваны» һәм урман хуҗасы — аюны искә төшерә.

Җирле халык арасында Балтайның барлыкка килү тарихы турында шундый риваять таралган. Якынча 1902 елда авылга терәлеп торган урмандагы чишмә буенда Балтай исемле дәрвиш яшәгән. Шул дәрвиш балаларның күңелен ачу өчен үзен өрәңге яфраклары белән бизәп, аю рәвешендә бөтен авыл буйлап йөреп чыга. Белүебезчә, аю мордва халкында — урман хуҗасы.

Бүген дә бәйрәмдә катнашучылар, кунаклар» аю гаиләсен өрәңге ботаклары белән бизәячәкләр. Аннан аюлар уртага басып, җыелган халык «Кий чиресе репст видезь» җырына әйлән-бәйлән оештырачак. Аюлар, һәр йортка яхшылык теләп, өйдән-өйгә йөриячәкләр, ә хуҗалар исә кунакларны баш иеп каршы алачак, квас, пироглар һәм мордва халкының милли ризыклары белән сыйлаячаклар.

Шул ук вакытта урман иясенә һәм урман хуҗасына йола бүләкләре бирелә. Авыл урамнарын йөреп чыккач, аюлар тирәсендә кабат әйлән-бәйлән оештырыла. Соңрак, аюларны бизәп торган өрәңге ботакларын алып, бер-берсенә өрәңге яфрагы тиеп-кагылып, сәламәтлек һәм бәхет телиләр. Ә балалар бер-берсен су белән коендыра, ә халык Аллаһы Тәгаләдән яхшы уңыш булуны теләп, яңгыр сорый.

«Гырон Быдтонны күрергә чит илләрдән киләләр» Гырон Быдтон — удмурт халык бәйрәме. Ул 3 июльдә Әгерҗе районы Варклед-Бодья авылында узачак. Биредә удмурт халкының мәҗүсилек чорыннан калган традицияләре һәм гореф-гадәтләре сакланып калган. Мәдәният белән танышырга дип Эстония, Венгрия, Финляндиядә яшәүчеләр килә. Теләгән һәр кеше фин-угор халкының җырлары, музыкасы, биюе һ.б. мистик күренешләре белән таныша алачак.

Гырон Быдтон язгы чәчү уңышлы тәмамлану уңаеннан үткәрелә. Бу бәйрәм күп кенә удмурт авылларында үткәрелә. Гадәттә, язгы кыр эшләре һәм сабан ашлыгы чәчү төгәлләнгәч, җәйге кояш торышының соңгы көннәрендә, печәнгә төшәр алдыннан уздырыла.

Мәҗүсилеккә инанган удмуртлар ышануынча, Вось алласы болыннарга килеп урнаша. «Яхшы уңыш җибәрсен» дигән теләк белән удмуртлар аңа табына башлый. Аның хөрмәтенә корбанлыкка үгез чалына һәм үгез ите белән йола боткасы пешерелә.

Гырон Быдтон бәйрәменең«Шудон корка» мәйданчыгында милли уеннар үткәрелә. «Кужым мертан» («Кем көчлерәк?») мәйданчыгында капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, атка атланып капчык белән сугышу һ.б. бәйгеләр була. «Усточи» мәйданчыгында осталар үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Милли аш мәйданчыгында «Шӧмъялэ, веръялэ, но дунъялэ» — милли ашлар, ә «Кылбугор» китап мәйданчыгында удмурт телендә бастырылган вакытлы матбугат һәм басма китаплар куелачак.

«Әйлән-бәйлән уйнарга Уявга килегез!» Уяв бәйрәме язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң башланып китә, печән өсте, уракка төшү алдыннан төгәлләнә. Быел чуваш халкы милли бәйрәме 10 июльдә Аксубай районы үзәгендә үткәреләчәк.

Уяв, мул уңыш сорап, гыйбадәт кылудан башлана, соңрак корбан чалына. Чама белән берәр атнадан, яңгыр сорап, гыйбадәт кылу белән төгәлләнә.

Гыйбадәт кылу атнасында җир эшләре башкару, караңгы төсләрдәге яки чуар тукымадан тегелгән киемнәр кию, кер юу, өйләрне җыештыру һәм юу тыела. Хәтта утны кабызу, самавыр кую, кайнар азык ашау да рөхсәт ителми. Бары тик алдан әзерләгән ризыкны җылытмыйча ашыйлар.

Уяв бәйрәмендә шулай ук туйлар, җыр-биюләр, иртәдән кичкә кадәр әйлән-бәйлән уеннары үткәрелгән. Учак тирәли «Уяв юрри» җырларын җырлап әйләнгәннәр. Бәйрәмдә аралашалар, гореф-гадәтләрне яңарталар, чуваш халкының берләшеп, яңгыр һәм уңыш сорап, табигать көчләренә мөрәҗәгать итәләр.

Быел бәйрәмнең кунаклары өчен төрле мәйданчыкларда этнографик күргәзмәләр, бәйгеләр, халык иҗаты фестивальләре, фольклор коллективлары чыгышлары, балалар һәм өлкәннәр өчен милли уеннар һәм башка күңел ачу чаралары каралган.

Кызлар өчен «Уяв пики» матурлык бәйгесе, егетләр өчен «Чаваш паттаре» бәйгеләре уза. Шулай ук бәйгедә чуваш теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары сыналачак. Бәйрәмнең кульминацион ноктасы — Уявныэ борынгы җырларын җырлап, түгәрәк уенда әйләнү. Әйлән-бәйләнгә килгән һәр кунак катнаша.

«Иван Купалада тәкыя үрергә өйрәнергә мөмкин» Иван Купала славян халкының кояш, җәй һәм печән өлгерү бәйрәме буларак билгеле. Гадәттә, бу көнне һәр кеше чәчәк бәйләмен биленә бәйләп, башка үләннән үрелгән тәкыялар кия торган булган. Быел бу бәйрәм 10 июльдә Чаллы шәһәренең Мәләкәс елгасы янында узачак.

Элегрәк бәйрәмдә өлкән кешеләр коры ботакларны бер-берсенә ышкып учак якканнар, ә учак уртасына кояш символын хәтерләткән янып торган тәгәрмәч куйганнар. Егетләр һәм кызлар кулга-кул тотынышып, учак аша парлап сикергән. Славяннар ут аша сикерү йоласы авырулардан, кайгы-хәсрәттән һәм күз тиюдән саклый дип ышанганнар.

Ә су коену белән бәйле йолалар Иван Купалага каршы төндә үткәрелгән. Су коену да кояш алласы хөрмәтенә оештырылган. Күбесенчә йолаларда үлән җыю, тәкыя үрү, ишек алдындагы корылмаларны яшеллек белән бизәү, учак ягу, карачкыга ут төртү, учак яки яшеллек бәйләмнәре өстеннән сикереп чыгу, су сибенү, багу кебек йолалар киң чагылыш тапкан.

Быел бәйрәмдә курчак ясау буенча мастер-класслар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, балалар һәм өлкәннәр өчен төрле ярышлар һәм уеннар үткәреләчәк. Су коену йоласыннан тәкыя үрү, тәкыядә багу кебек йолалар, шулай ук суга тәкыялар агызып җибәрү, каен агачын бизәү, учак ягу һәм учак аша сикерү көтелә.

«Питрауда кәләш сайлыйлар, Покрауда туй уздыралар» Питрау — керәшен татарларының милли бәйрәме. Халыкта бу бәйрәм «Кичке Сабан туе», «Мәхәббәт бәйрәме» дип тә йөртелә. Быел ул традицион рәвештә Мамадыш районы Җөри авылында 17 июльдә башланып китәчәк.

Питрау бәйрәмендә элек-электән килгән йолалар сакланып калган. Гадәттә, кичке якта яшьләр урман-кырларга чәчәк һәм үлән җыярга барганнар. Җыелган үлән белән өйләрен, капкаларын бизәгәннәр, шифалы төнәтмә ясаганнар.

Халык ышанулары буенча, 12 июльдән соң, ягъни изге Петр һәм Павел көненнән соң үләннәрнең шифасы кими. Бу көнне егетләр үзләренә кәләш сайлаган, чөнки Питрау вакытында өйләнешүчеләрнең никахлары нык була дигән ышану да булган. Бәйрәм вакытында җәйге уеннар үткәрелгән, аннан соң авыл халкы уңыш җыя башлаган.

Керәшен татарларында шундый әйтем бар: «Питрауда кәләш сайлыйлар, Покрауда туй уздыралар».

Бәйрәм вакытында традицион спорт ярышлары, «Керәшен чибәре», «Питрау гүзәле» кебек бәйгеләр, керәшен фольклор коллективлары чыгышлары, һәм халык уеннары оештырыла. Шушы максатны күздә тотып, бу ел республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Милли бәйрәмнәрнең төп максаты — мәдәни мирасны саклау, аны яшь буынга тапшыру, республикабызда халыкларының милли үзенчәлеген ассызыклау, гомумән, милләтара дуслык культурасын тәрбияләү.

Читайте на 123ru.net

Другие проекты от 123ru.net



Архангельск

ТСД SAOTRON RT41 GUN: практичный, производительный, надёжный



Жизнь

НОВЫЕ «ОПАСНЫЕ СВЯЗИ» С НОВЫМ ВЕДУЩИМ НА «ЧЕ!»






Новости 24 часа

В Москве ежегодно состоялся юбилейный, всероссийский, патриотический гала-концерт «Проза и поэзия» «Россия - семья семей»



Game News

Мультиплеерный данжен-кроулер Greedy Wizards: Speed Dungeon вышел в новой стране на iOS и Android



Лениногорск

СМИ «Татмедиа» получили 10 дипломов на форуме современной журналистики «Вся Россия-2024»



News Every Day

Elle King shares major life update after opening up about 'toxic' relationship with dad Rob Schneider



Авто

В «Деловых Линиях» рассказали о росте спроса на интеграционные решения более чем в 3 раза



Лениногорск

Годовалый ребенок потерял слух после вакцинации в Татарстане



Карди Би

Offset обвинил Карди Би в измене. Подробности!



Лениногорск

Татарстанские полицейские провели Зарядку в детском лагере Лениногорска



ATP

Александр Зверев снялся с турнира ATP-500 в Пекине



Казань

Сотрудники СОБР и ОМОН Росгвардии прошли испытания на право ношения знака отличия полицейского спецназа



Певец

Певец Алексей Глызин призвал молиться о здоровье госпитализированного Добрынина



Симферополь

МВД: полиция в Симферополе задержала пенсионерку по подозрению в убийстве детей



Лениногорск

В Лениногорске открылся обновлённый офис Сбера



Татарстан

Минниханов обсудил модернизацию энергомощностей с главой Минэнерго России



Москва

Вильфанд: сентябрь для Москвы и Петербурга будет самым теплым в истории



Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Лениногорска — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Лениногорска или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Лениногорске можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Лениногорске и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Лениногорска и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Лениногорска — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане
Татарстан

GloraX объявляет старт продаж проекта GloraX Экосити





Путин в Татарстане
Татарстан

Путин заявил об ожидании визита Эрдогана на саммит БРИКС в Казани


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Александр Лукашенко анонсировал название для 2025 года и всей пятилетки, у студентов было другое предложение




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Байден анонсировал поставку Киеву дальнобойных ракет


Навальный в Татарстане


Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Лениногорске, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...



Елена Волкова

Художник из Тольятти победил во Всероссийском конкурсе «Мы верим твердо в героев спорта»



Лениногорск

Годовалый ребенок частично оглох после плановой вакцинации в Татарстане

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net