«Апасы сеңлесен балконнан ыргыткан». Яшел Үзәндә баласы үлгән хатынны хөкем итәләр
Яшел Үзән районында балаларын үзләрен генә калдырып чыгып киткән хатын-кызны хөкем итәләр. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итә.
Фаҗига былтып 25 октябрьдә була.
Тикшерү версиясе буенча, бу көнне әни кеше 3 атналык һәм 4 яшьлек ике кызын үзләрен генә фатирда калдырып чыгып китә.
Әни кеше өйдә булмаган чакта фаҗига була – 4 яшьлек кыз сеңлесен балконнан чыгарып ташлый. Нарасый урында ук үлә.
Җинаять эшен тикшереп бетергәннәр, гаепләү карары чыгарганнар һәм судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.