«Ай булмаса, йолдыз бар»: сериал әле чыкмаган, ә Туфан абыйны эзли башладык – чын татарча
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалының беренче сериясе «Мир» кинотеатрында беренче тамашачыларга күрсәтелде. Март аеннан ул телевизор экраннары аша тамашачыга күрсәтеләчәк. Әлегә аны ТНВның генераль директоры Илшат Әминов кына караган (сериалны техник ягын әзерләүче затлардан тыш, әлбәттә). Мөгаен, бүген-иртәгә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та карар – чөнки аңа «Мир» кинотеатры сәхнәсеннән телесериалның видеоязмасы салынган флешка тапшырылды.
Марат Әхмәтов: «Мин әле бу сериалның бер сериясен дә күрмәдем. Тамашачыга ошый торган матур бер вакыйга булыр дигән өметтә. Туган телләрне кайгыртып йөрибез бит инде. Бу безнең барыбыз өчен дә кирәк. Безнең йөзләгән проектларыбыз бар – алар барысы да телебезне саклауга, халкыбызны шушы мохиткә тартып кертүгә хезмәт итә, киләчәгебезне өметле итү максатында эшли. Әлеге фильм да шушы максатка булышсын».
Илшат Әминов: «Мин бу сериалны күрдем, егетләр-кызлар! Миңа бик ошады. Бер караганда җиңел булды, бер караганда авыр булды, чөнки без ул вакыттагы вакыйгаларны бу вакытка күчердек. Ошар дип ышанам, үзем куркам да, мартта без бу сериалны эфирга чыгарабыз. Ул үз тамашачысын табар һәм озак еллар яшәр дип ышанам. Безнең әле эшләребез күп. Марат Готовичка ышанычы өчен рәхмәт, без бу ышанычны акларга тырышабыз».
Фильм Туфан абый пьесасындагы Мәдинә һәм Автор диалогы белән башланып китте:
«...Елаячаксыз.
Хәсрәт-кайгы килгәнс аен кеше еларга тиешмени?
Бәхәсләшмик. Әйттем – бетте!
Ә мин барыбер еламаячакмын. Сез менә еламый торган кешеләр турында язып карагыз!»
Аннары төшләнеп яткан ярымшәрә Алмаз Борһановны күреп аның тулы канлы персонаж буларак кертелүен аңлыйбыз. Беренче сериядә бөтен персонажларны һәм аларны уйнаячак артистларны күрсәтергә ашыккадай мозаика кебек барысын да күз алдыннан үтә. Студент Мәдинә (Әлмәт театрыннан Диләрә Фазлыева), аңа гашыйк шагыйрь Мансур (Автор. Камал театрыннан Алмаз Борһанов), Мәдинәнең бүлмәдәш дуслары (Әлмәт театрыннан Энҗе Сәйфетдинова, Чаллы театрыннан Юлия Григорьева) һәм әлеге кызларның егетләре (Түбән Кама театрыннан Алмаз Хөсәенов, Айзил Фазлыев). Мирзанур (Тинчурин театрыннан Артем Пискунов) һәм аның әнисе (Әлмәт театрыннан Асия Харисова). Күрше Ания апа (Тинчурин театрыннан Зөлфия Вәлиева). Сөяркә булачак Хәмидә (Тинчурин театрыннан Эльвина Кәримова) һәм аның егете (Чаллы егете Фирдүс Сафин).
Кызык, Туфан абый пьесасын беләбез – монда эчтәлек һәм геройлар турында нидер әйтү спойлер булып саналмас, әмма Туфан абый билгеләгән концепция һәм характерлар кысаларында геройларның һәм сюжетның үстерелешен күрәсе килә. Кыскасы, интрига бар. Беренче серия шушы интригага тамашачыны әзерләде генә. Теләсә кайсы очраклы бер серия (ниндидер төенләнеш-чишелешләр күрсәтелгән, алга таба һәм артка таба кеше үзе фаразлый алырлык) булса кызыклырак булмас идеме?
Вакыйгалар яңа гасырга күчерелгән. Аңлавымча, сценарий авторы Алсу Хәбибуллина һәм кинорежиссер Александр Далматов вакыйгаларны үз чорына күчергәннәр: Мәдинә, Мирзанур һәм Мансур аларның яшьтәше – алар белән бергә яшьлегендә яшьни һәм алар белән бергә тормыш буйлап атлый.
Фильмнан соң беренче сүз... хәер беренче сүз бирелгәнче, кичәне алып баручы Илдар Кыямов дәвамын да таләп итте, әмма Илшат Әминов башкасын март аенда ТНВ каналыннан карап булачагын әйтте. Шулай итеп, Илдар Кыямовка да, башкаларга да әлегә күрсәткән кадәресе белән канәгатьләнергә туры килде. Алып баручы сәхнәгә залдагы кадерле кунакларның берсен – Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысованы чакырды.
Әлфия Миңнуллина: «Матур, әйбәт. Рәхмәт – Туфан Миңнуллин исемен дә язгансыз. Туфан Миңнуллин монда юк, конечно. Ләкин шушындый формада сериал төшерелүе минем өчен бик зур куанычлы хәл. Мин сериалларны, гомумән, карарга яратмыйм. Ләкин бу эшне башкарган кешеләрнең бөтенесенә дә бик зур рәхмәт!»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» мөстәкыйль әдәби әсәр. Аның буенча сериал төшерү, әлбәттә, шактый четрекле эш. Гадәттә авторлар йә фильм төшерергә ризалык бирмиләр, йә килеп карап йөрмиләр. Рәхмәт Әлфиягә – ул автор түгел, ләкин авторның кызы – җөръәт итеп, батырлык кылып килгән. Без бит инде бу әсәрне тетарларда карап... аны Әлмәт театры куйган иде һәм спектакльгә Тукай премиясе дә бирелде – Туфан Миңнуллинга, атаклы актрисабыз Дамирә Кузаевага, режиссер Гали Хөсәеновка. Спектакль телевидениедә дә күрсәтелде – ул күңелләргә сеңеп калган. Яңа сериал төшереп, аның беренче сериясен күргәч ничектер сәеррәк булып китте. Әлбәттә, төп персонажларның исемнәре шул ук калган. Жанрның үз таләпләре бар. сериалны тулаем карап бетермичә фикер әйтеп тә булмый. Минемчә уңышлы булган. Заманча! Иң мөһиме – безнең халыкка охшар дип уйлыйм. Мелодраманы безнең халык ярата инде ул. Безнең халык кына түгел, башка халыклар да ярата, безнең халык аеруча ярата. Җыр, музыка һәм мәхәббәт – ансыз кая барасың, шул тирәдә әйләнә... сәнгать кенә түгел, дөнья. Ансыз тормыш булмас иде. Мәдинәнең кияүгә чыгып бала табуын бик көтәбез инде. Болары алдагы серияләрдә булыр».
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев: «Мин бер күрешкәч Александр Далматовның акыллы егет икәнен аңладым. Аннары ул фильмнар эшли башлады – сәләтле һәм булдыклы кеше икәнен аңладым. Шушы өч сыйфаты бар! Хәзер бездә тәвәккәлләп кино эшли башладылар. Мин Александрга зур өметләр баглыйм: фильмнар эшләр өчен аның кирәкле бөтен сыйфатлары бар.
Бүген мин аңа бер бүләк алып килдем. Бервакыт Истанбулда кинофестиваль булды, мин анда үзебезнең кино белән барган идем һәм миңа шушы матур әйберне (статуэтка) бирделәр. Ни өчен Александрга бирәмме? Безнең әле киноның музее юк. Киноның музее да була башлар, ул вакытта мин булмам. Шул музейга урнаштырсын өчен моны Александрга ышанып бирә алам».
Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров: «Хәзер шундый вакыт – яңа кинематографистлар барлыкка килә. Мин яшьләрне күзәтәм: Александрның үз стиле бар. Алдан тагын ике эше бар иде – аның берсе сериал. Мин аны карадым. Миңа аның язмышны тезеп бирә белүе ошады. Актерлар белән эшли белә. Тормыш дөреслеге булсын дип тырыша. Ул барлыкка килгәч тә, ТНВ аңа тандем булып килеп чыкты – ягъни аның иҗаты өчен мәйданчык булдырылды. Яшь кинематографист өчен бу бик әһәмиятле. Бөтен яшь кешегә дә алай уңышлы килеп чыкмый. Аңа язмыш шундый зур эшләргә алынырга мөмкинлек тудырды. Безнең бик яхшы режиссер туып килә – бу бик әһәмиятле вакыйга. Мин моны ихластан әйтәм.
Сериалларга килгәндә, алар киноның бик әһәмиятле сегменты. Безнең татарлар өчен дә, телеканаллар өчен бу бик кирәк. Күптән сериалларга мондый масштаблы караш булганы юк иде. Кино төрлечә булырга тиеш. Кинога системалы ярдәмнең булуы бик кирәк».
Драматург Мансур Гыйләҗев: «Бу сериалны минем әнием дә, оныкларым да рәхәтләнеп караячак – шуңа күрә бу киң тамашачы өчен. Саша сериалның форматын бик дөрес аңлый. Сериалның беренче 10 минутын күрмәсәң дә аңлыйсың, икенче сериясеннән башласаң да аңлыйсың. Сериал шундый булырга тиеш. Мин аны уңышлы булыр дип саныйм. Тамашачы аны иртәгә, берсе көнгә дип көтеп торырга тиеш – сериалның форматы шул. Ул киләчәктә яңа сериаллар төшерергә нигез сала. Беренче чиратта Сашага уңыш теләргә кирәк – барысы да режиссердан тора. Александр Далматов безнең бәхетебез, милләтебезнең шундый талантлы шәхесе бар».
Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: «Мин әле бәяләмә бирә алмыйм. Әле кабул итә алмадым. Алга таба Алексанлр Далматовка һәм мин яраткан Әлмәт, Тинчурин театры артистларына ышанып сюжетның ни дәрәҗәдә алга баруын көтәм. Бу иҗади төркемдә үз сценаристлары һәм сәнгатьнең төрле өлкәсендә эшли торган яшьләр тупланган – Александр алар белән бергә безгә өмет бүләк итә. Диалоглар әйбәт эшләнгән. Ләкин мин әле чорны билгеләп үтә алмыйм. Чор күченде дип әйттеләр, ләкин кайбер детальләр төрле планда ясалган кебек тоелды. Бәлки бу безне кызыктырыр өчен шулай эшләнгәндер.
Мин Александр Далматовның «Кеше китә – җыры кала» сериалын карадым – иң авыр теманы алып, артистлар белән җилкәсенә күтәреп, ул аны ерып чыкты. Хатип абый Миңнегуловның Язучылар союзында әйткән фикеренә кушылып, бу төркем Тукай премиясенә лаек дип ышанам. Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча төшерелгән ул фильмны Тукай премиясенә тәкъдим итү мәйданчыгы шушы «Мир» кинотеатры булырга тиеш дип беләм. Без яшьләрне күтәрмәсәк, иҗат төркеменә канатлар куймасак, ТНВ каналында төрек сериаллары түгел, үзебезнең татар сериаллары пәйда булды, матур татар телебез хуҗа булды, бу үзебезнең йөгерек тел. Бу командага баш иеп рәхмәт әйтергә тиешбез».
Әдәбият галиме Хатип Миңнегулов: «Без чын татар киносы карадык, анда чын татар тормышы. Аларның сөйләмнәре, үзара мөнәсәбәтләре аеруча күңелемә хуш килде. Сашаның «Кеше китә – җыры кала» телесериалы да бар иде, монысы да була. Безгә бу юнәлешне дәвам итәргә кирәк. Хәзер тормышта шулай дип ярты татарча, ярты русча сөйләшкәнне күрсәтәләр. Иптәшләр, тормышта бозылганны без сәнгать аша да таратмыйк әле. Без фәләннәргә иярмичә, шушы эздән барыйк – милли җирлегебездән, милли моңнарыбыздан аерылмыйк. Без әле беренче өлешен генә карадык. Әйтәләр бит әле: «Бер сынадым, күп сынамам, иркәм, гадәтләреңне» диләр бит. Шуның шикелле – Саша инде «Кеше китә – җыры кала»да сыналды. Мин инде бер бик рәсми җыелышта аның командасын Тукай премиясенә лаек дип тәкъдим иттем. Шушы юнәлештә дәвам итсәк иде. Ничек матур булып утырабыз! Кимчелеге дә булырга мөмкин, ыгы-зыгылык та сизелә. Кинотеатрда тавышын да көйлисе бар – ләкин болар икенчел әйбер. Алга таба да мондый сериаллар булсын иде».
Түбән Кама театры артисты Рөстәм Галиев: «Туфан Миңнуллин ул бар. Ул бүген бөтен җирдә дә бар. Шекспир да бар, Островский да бар. Без аларны пьеса итеп инде сәхнәләрдә уйнадык. Без бүген драматург Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган яңа кино сәнгатен карап утырабыз. Болар икесе ике әйбер. Ул Әлмәт театрында гөрләп барды, үземә дә куярга туры килде. Мин һәрвакыт Мәдинә язмышын сәхнәдә генә күрсәтеп бетереп булмый дип уйладым. Ул кайда туган, кайда укыган, кем белән танышкан, беренче егете кем булган, икенче егете кем булган – күренмәгән яклары кала. Кино сәнгатенә ул икенче яктан килеп керде. Башка халыклар кино сәнгатен эшлиләр, ә без эшли башласак, «Безнеңчә түгел», диләр. Ә тамашачы аны кабул итәчәк. Ул матур кино булачак. Ә театр сәнгате сәхнәдә калачак. Бу киноны җыйнаулашып карыйк, алкышлыйк. Драматург Туфан Миңнуллин әсәрләре кино сәнгатенә дә барсын дип телибез».
Сәхнәгә иҗат командасы чыкты. Үзе җыйган зур команда алдына чыгып баскан режиссер болай диде.
Александр Далматов: «Мин Туфан Миңнуллин юк дию белән килешмим. Манарада Туфан Миңнуллин язган сүзләр белән башланып китте. Алга таба да Туфан Миңнуллин тексты нигезендә булачак. Шушы проектны тормышка ашырырга мөмкинлек тудырган өчен Марат Готовичка рәхмәт. Икенче рәхмәт Илшат Юнысовичка – безгә мөмкинлек тудырган өчен. Командага рәхмәт! Татар киносы булсын! Иң мөһиме – аны караучы булсын! Безнең фильмнар күңел ачу гына булмыйча, тәрбия ролен дә үтәсен иде киләчәктә. Сериал Туфан абый исеменә тап тиярлек булмасын иде. Аның исемен яшьләр арасында тагын да таратсын иде».
Александр Далматов алдагы планнары турында да әйтеп куйды (ишетерлек затлар булганда нигә ишеттермәскә) – Резеда Сәлахова һәм Рөстәм Гайзуллин белән кино төшерәсе килә аның. Иҗатының кайнап торган чагында эшләтергә кирәк егетне! Ишеткәннәрдер дип ышаныйк…