Бүген Казан журналистика мәктәбенә нигез салучы Флорид Әгъзамовның 90 еллыгы
Казан журналистика мәктәбенә нигез салучы Флорид Әгъзамовка бүген 90 яшь тулган булыр иде. Ул озак еллар Ульянов-Ленин исемендәге КДУ (хәзерге КФУ) журналистика кафедрасын җитәкләде, ә аның шәкертләре бүген төбәкнең әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларын җитәкли.
Флорид Әгъзамов истәлегенә Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә аның исемендәге аудитория эшли, ул соңгы елларында яшәгән йортка 2016 елда истәлек тактасы куелды. Ел саен аның мирасына багышланган укулар үткәрелә.
Флорид Әгъзамов 1936 елның 11 февралендә Башкорт АССРның Бикмәт авылында туа. 1959 елда Казан дәүләт университетын тәмамлагач, матбугатта эшли. 1971 елда кандидатлык диссертациясен яклый.
1972 елда КДУның (хәзерге КФУ) журналистика кафедрасын җитәкли, ә 1990–2002 елларда журналистика, социология һәм психология факультеты деканы була. Аның җитәкчелегендә университетта татар журналистикасы кафедрасы оештырыла.
Флорид Әгъзамов 2005 елның 4 декабрендә озак авырудан соң вафат була. Ул журналистика теориясенә зур өлеш кертә, 250 дән артык фәнни хезмәт һәм берничә китап бастыра, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. Ул «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә, «Хезмәт батырлыгы өчен» медаленә һәм Хөсәен Ямашев исемендәге премиягә лаек була, дип яза «Татар-информ».