Туры эфир (26.01.26)
«Гаилә» илкүләм проекты (Национальный проект «Семья») кысаларында Татарстанда ике Күп функцияле гаилә үзәкләре ачылды. Аларның эш тәртибе турында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова сөйли.
Узган елда Татарстанның ЗАГС органнары 123 меңгә якын гражданлык хәле актын теркәгән һәм юридик әһәмияткә ия 535 мең башка төрле эш башкарган, бу 2024 елдагы күрсәткечтән 17 процентка күбрәк. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова бу мәгълүматларны ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.
Профессор Равил Вәлиев яңа елга кергәч төрле авыруларның баш калкытуы, салым инспекциясе хезмәткәре Мөнир Шәйдуллин салым түләүнең узган ел нәтиҗәләре, алда торган бурычлар турында сөйли.
Сообщение Туры эфир (26.01.26) появились сначала на Вести Татарстан.