Минзәлә районындагы авылда шәхси йортта шартлау булган
Кичә 21.50 сәгатьтә Минзәлә районының Хуҗамәт авылында ике фатирлы шәхси йортта шартлау булган. Бу турыда «Газпром трансгаз Казань» матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Кешеләргә зыян килмәгән.
Әлеге вакыйганың сәбәпләре газмы яки башка нәрсә булганмы икәнен белгечләр ачыклый.
Бу өйдә газ җиһазларын соңгы тапкыр 2025 елның 2 сентябрендә тикшергән булганнар.