Татарстанның Беренче Президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь!
Бүген Татарстанның Беренче Президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь!
Ул, элеккечә үк, актив тормыш белән яши, яхшы физик формада һәм республиканың сәяси тормышы үзәгендә кайный. Татарстанда күптелле мәктәпләрне ишәйтү белән шөгыльлләнә, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фонды эшен җитәкли. Бу Минтимер Шәймиев тормышының иң мөһим эшләренең берсе булды. Аның ярдәме белән Казан Кремле, Успение Соборы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге монастыре, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, утрау үзе дә үзгәрде, борынгы Болгарда гаять зур мирас торгызылды. Башкалада Казан Мәрьям анна иконасы соборы һәм башка бик күп проектлар сафка басты. Бүген төп бурыч — мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, телне саклау.
Мөхтәрәм Минтимер Шәрипович исеменә килгән барлык котлауларга бездә чын күңелдән кушылабыз. Саулык-сәламәтлек, уңышлар, рух ныклыгы теләп калабыз!
Сообщение Татарстанның Беренче Президенты, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 89 яшь! появились сначала на Вести Татарстан.