Бүген юлларда кар көртләре
Татарстанда бүген урыны белән буран чыгуы ихтимал. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлек белән исәчәк, көндезге сәгатьләрдә аның көче урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Көндез термометр баганалары -4…-9 градус күрсәтәчәк, республиканың көнчыгышында -14 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык фаразлана, урыны белән кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Сообщение Бүген юлларда кар көртләре появились сначала на Вести Татарстан.