Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Вакыты җитте: Камал театрына легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» кайта

Камал театрында Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле чыгачак. Театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев репетицияләрне башлаган – мәгълүматны үзе раслады. Спектакльнең премьерасы апрель аенда булыр дип көтелә.

Режиссер Әлмәндәр роленә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхфәтуллинны алган. Әҗәл ролен Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов башкарачак. Искәндәр ролендә – Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов. Евстегней ролендә – Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Хәмдебану – Татарстанның халык артисты Илсөя Төхфәтуллина.

Рамил Төхфәтуллин

Фото: © Салават Камалетдинов

Эмиль Талипов

Фото: © Рамил Гали

2018 елда, әле Камал театры тыныч кына Татарстан урамындагы бинада эшләп ятканда, театрның «Камал мәктәбе» проекты кысаларында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең видеоверсиясе күрсәтелгән иде.

Видеоверсиясен карагач, тамашачыга: «Бу спектакль сәхнәгә кайта аламы? Кайтса, аны кем уйный ала дип уйлыйсыз?» – дигән сорау куелды. Тамашачы 2 артист исемен атады: болар – ул чакта 51 яшьлек Рамил Төхфәтуллин һәм ул чакта 34 яшьлек Эмиль Талипов. Кызык, үзе исән чагында Шәүкәт Биктимеров Әлмәндәр ролендә Рамил Төхфәтуллинны күрүен әйткән булган, ә Эмиль Талипов Шәүкәт Биктимеровның Әлмәндәр роленә студент вакытта ук кызыккан. Әмма артистлар икесе дә ул вакытта «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен сәхнәгә кайтарырга иртә дип санауларын әйттеләр.

«Бу образ кабатланмас, бәлки, кайчан да булса мөрәҗәгать ителер, әмма бүген, миңа калса, бу хакта сөйләшү дә урынсыз, мин хәтта сөйләшергә дә куркам. Анда бит һәр образ кабатланмас – Ирек абый Баһманов булсынмы, Нәҗибә апа Ихсановамы... Бу спектакльнең булуы үзе ул – татар халкына зур бүләк, күчтәнәч! Тамашачының шулай әйтүе миңа мәртәбә...» – дигән иде Рамил Төхфәтуллин.

Эмиль Талиповтан да фикерен сорашкан идем 7 ел элек. «Әлмәндәр карт кебек тормыш яраткан, матур итеп яшәгән адәм балалары безнең заманда да булыр алар. Тормыш авырлыкларын күтәреп үзен чыныктырган һәм тормышның ямен тапкан кешеләр һәрвакыт булды һәм булачак. Кеше күңелендә бакча ясаучылар һәрвакыт бар», – дигән иде ул. Хәзер аңа кеше күңелендә бакча ясаучының антагонисты булырга туры киләчәк.

Илгиз Зәйниев күптән түгел генә үз пьесасы буенча «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклен чыгарды. Әлеге спектакльне караган һәр кеше бертавыштан Рамил Төхфәтуллинның уенына сокланды. Кызык, Рамил Төхфәтуллинны депутат буларак кына белгән буын да бар икән – алар өчен актер Рамил Төхфәтуллин гомумән ачыш булды. Чөнки актер инде байтак ел – 2017 елда театрга әйләнеп кайткан булса да, бер генә роле бар иде.

Бәлки, «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектакленең уңышлы нәтиҗәсе Илгиз Зәйниевны Рамил Төхфәтуллин белән эшләргә, аңа ставка ясап, легендар спектакльне чыгарырга этәргәндер.

Рамил Төхфәтуллин әлеге вакытта Бохарада Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» фильмын төшерә – ул фильмның режиссеры.

2026 елда Рамил Төхфәтуллинга 60 яшь тулачак – бу аның юбилей спектакле дә булырга мөмкин. Көзгә кадәр тагын яңа спектакльләре чыкмаса.

«Әлдермештән Әлмәндәр», «Әкият» курчак театры

Фото: © Рамил Гали/архив

«Әлдермештән Әлмәндәр», «Әкият» курчак театры

Фото: © Рамил Гали/архив

Эмиль Талипов соңгы вакытта Айдар Җаббаров белән «Демидов утары»нда Шолохов повесте буенча «Судьба человека» моноспектаклен чыгарды. Камал театрындагы иң данлыклы роле – «Казанга Тукай кайткан» спектаклендә Тукай образы. Әлеге спектакль үткән ел Тукай премиясенә дә тәкъдим ителгән иде.

  • Илгиз Зәйниев үзе 2020 елда «Әлдермештән Әлмәндәр»не «Әкият» курчак театрында чыгарды. Анда Әлмәндәр курчагын Татарстанның халык артисты Юрий Чуктиев башкара. Әҗәл – Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗахмәтов.
  • Илгиздән алдарак, 2018 елда, «Әлдермештән Әлмәндәр»не Түбән Кама театры чыгарды. Әлмәндәр – театрның директоры Рөстәм Галиев үзе иде. Әҗәл – театрның озын буйлы, блондин егете Алмаз Хөсәенов.

Түбән Кама театры куелышы

Фото: © «Татар-информ» архивы

Тагын бер истәлек: 2018 елның көзендә Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым Камал театрының өлкән буын артистларын Нәҗибә Ихсанова янына кунакка чакырган иде. Ул вакытта Наилә Гәрәева да, Ренат Таҗетдинов та исәннәр иде әле. Урыннары җәннәттә булсын! Түбән Кама театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленең яңа гына чыккан вакыты булгач, артистлар шул әсәр турында сөйләштеләр. Әлфия Миңнуллина «Әлдермештән Әлмәндәр»не Мурманскида рус театры куюын искә алып, бер кызык фактны әйтте – Хәмдебану карчык ролен Мөслим Магомаевның әнисе уйнаган. (Айшет Магомаева – драма артисткасы, ирен югалткач, Мурманскига китеп, кияүгә чыккан. – авт.) «Әти, карап, бик шаккатып кайткан иде», – дип сөйләде Әлфия Миңнуллина.

  • «Әлдермештән Әлмәндәр» – татар драматургы Туфан Миңнуллин белән татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тандемыннан туган иң танылган спектакльләрнең берсе. Ул 1976 елда куелган. 30 елдан артык «Әлдермештән Әлмәндәр» тулы заллар җыя.
  • Спектакль Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының репертуарында аерым урын алып тора һәм, һичшиксез, татар сәхнә сәнгатенең классикасына әверелә.
  • Шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен Туфан Миңнуллинга, режиссер Марсель Сәлимҗановка һәм артист Шәүкәт Биктимеровка 1980 елда Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Ria.city
Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Казани и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Казани — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане




Путин в Татарстане

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net