Другие новости Казани и Татарстана на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь
Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Әдәби ел йомгаклары: бездә ниләр бар икән?

2025 елгы әдәби вакыйгаларны күзәтүне Татарстан Язучылар берлеге яңалыкларыннан башлыйбыз.

Берлек тирәсе вазгыяте

Язучыларыбыз рәис сайлады

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Язучылар берлегенең ХХ корылтае узды, һәм киләсе елларга рәис сайланды – Ркаил Зәйдулла бу вазифада калды.

Язучыларыбыз кушылды…

Фото: © Владимир Васильев

Татарстан Язучылар берлегенең 3 октябрьдә үткән чираттан тыш корылтаенда Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар союзы белән берләшүе турында карар кабул ителде. Көн тәртибенең икенче пункты буларак, Берлек уставына да үзгәрешләр кертелергә тиеш иде. Анысы белән бераз каршылык булса да, барысы да чагыштырмача тыныч шартларда үтте, дия алабыз.

8 декабрьдә Мәскәүдә Россия Язучылар союзының чираттан тыш съезды узды. Аның эшендә Татарстан Язучылар берлегенең Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендәге делегациясе дә катнашты. Алар арасында Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр, Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Дания Нәгыйм, идарә әгъзасы Татьяна Сушенцова бар. Съездның көн тәртибендәге төп мәсьәлә – уставка үзгәрешләр кертү.

– Озак еллык паузадан соң, съезд эшендә Татарстан Язучылар берлеге делегациясе дә катнаша. Мин Татарстанда акыллы, зирәк кешеләр яшәгәнен һәрвакыт белә идем, – дигән үз чыгышында Россия Язучылар берлеге рәисе Владимир Мединский.

Китүчеләргә – хуш, килүчеләргә – рәхим итегез!

Татарстан китап нәшриятында яңа җитәкче

Татарстан китап нәшриятында җитәкчелек алмашынды. Илдар Сәгъдәтшин эштән китте һәм генераль директор вазифасына Рөстәм Галиуллин килде. Баш мөхәррир Ленар Шәех тә үз теләге белән эшеннән китте. Хәзер баш мөхәррир – Айдар Гыймадиев, ул Илдар Сәгъдәтшинның беренче урынбасары иде.

Рөстәм Галиуллин беренче интервьюсын «Интертат»ка бирде.

«Әле тагын бер зур юнәлеш оешып килә, дияр идем. Продюсерлык үзәге кирәк дип, интервьюларыгызда шул теманы гел күтәрә идегез. Без хәзер шул юлга таба хәрәкәт итәбез. Әле, зурлап, андый үзәк булачак, дия алмыйм, әмма, үз өстемә җаваплылык алып, берничә авторга төрле жанрдагы китаплар язарга заказ бирдем. Әйтик, шундый авторларның берсеннән – әдәби әсәр түгел – кулъязма килде дә инде. Аны зур тираж белән чыгарып, сатып, нәшрият акча эшли алыр, дип ниятлим.

Сез дә яза идегез, мин дә гел хыялланып сөйли идем – безгә (Башкортстандагы шикелле) зур китап фестивале җитми. Татарстанны һәм татар халкын ача торган милли рухлы фестиваль турында сүз бара. Аны 3-4 айда эшләп куеп булмый. Без киләсе елдан – 21 февральдә – Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татар китабы-2026» конкурсын игълан итәбез.

Зур хыял бар, әлбәттә. Әллә кайдан күренеп, балкып торган зур китап кибете турында хыялланам. Ул – заманча эшләнешле, подкастлар өчен студиясе дә ясалган, презентация залы һәм тематик кафесы булган кибет. Хәтта ул кафеда Казан белән бәйле төрле кызыклы язучыларның менюлары да тәкъдим ителә... Төп нәшриятның шәһәрне бизәп торган, милли рухлы шундый китап йорты булсын иде. Кызыклы чаралар белән гөрләтер идек без аны. Мин аның табышлы булачагына шикләнмим дә. Кем белә, бәлки, бергәләшеп чынга да ашырырбыз?

Социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге ачык мәгълүмат кырына чыгачак.

Бездә бик күп күренекле шәхесләр – фән кандидатлары, күренекле язучылар, тәҗрибәле белгечләр эшли. Сайтта төп көчебез булган профессиональ белгечләребез турында мәгълүматны булдырырбыз!

Казан утлары журналында яңа баш мөхәррир

«Казан утлары» журналы редакциясенә яңа баш мөхәррир куелды: журналны шактый еллар шушы журналда эшләп киткән, соңгы елларда «Акчарлак» газетасының баш мөхәррире булган язучы, журналист Алмаз Гыймадиев җитәкли.

Хәтер

Фронтовик язучы Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды

Яшьләр үзәге янындагы мәйданчыкта фронтовик язучы Фатих Кәрим һәйкәле ачылды. «Бөек Ватан сугышында һәлак булган Фатих Кәримгә ачылачак һәйкәл – Җиңү һәйкәлен дә символлаштырып тора. Ул – шул чорның барлык әдипләренә дә ихтирам белдерүнең бер мисалы... Ахыр чиктә, бу эшләр минем һәм синең өчен генә дә түгел, бу эш киләсе буыннар өчен бик кирәк! «Ватан», «туган ил», «газиз җир» төшенчәләре – мәңгелек. Алар һәрвакытта да Фатих Кәримнең әдәби мирасы белән беррәттән янәшә барачак һәм булачак!» – диде әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов.

Разил Вәлиев каберенә таш куелды

Дәүләт эшлеклесе һәм халык шагыйре Разил Вәлиев каберендә һәйкәл ачу мәрасиме узды

Туфан Миңнуллинны күп чаралар белән искә алдык

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

  • Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы киң масштабта билгеләп үтелде. Тормышының бер чорында ул яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
  • Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары эшләде. Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинар-җыены бишенче тапкыр узды. Быелгысы – нәни генә юбилей җыены – Туфан Миңнуллинның тууына 90 еллыкка багышланган иде.
  • Туфан Миңнуллин юбилее уңаеннан аның әсәрләре нигезендә бер нәфис фильм («Әниләр һәм бәбиләр»), бер телесериал төшерелде («Ай булмаса, йолдыз бар»).
  • Камал театрында Туфан Миңнуллинга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Дөрес, анысы буенча әдипнең кызы Әлфия Туфановна бераз ризасызлык белдерде – «җанын әрнеткән әйберләр турында» социаль челтәрдәге шәхси каналына язган иде. «Туфан Миңнуллинның масштаблы шәхесен бик нык тарайтып, ваклап дип әйтсәм дә була, күрсәтте. Хәтта кичә барышында минем башыма «мескен» дигән сүз килде», – диелгән иде анда.

Марсель Галиев Азнакайда музеен ачты

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Азнакайда әдәби мирасханә – Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевның иҗат лабораториясе-музее ачылды. Музей Азнакайның 1 нче мәктәбендә оештырылган, чөнки заманында биредә югары классларда (1960-1964 елларда) язучы үзе укыган. «Сез, музей дигәч, аны борынгы экспонатлар куелган урын дип уйламагыз, андый классик музей түгел. Мин аны әдәбият дәресе укытыла торган класс кебек күз алдына китерәм», – диде Марсель Галиев.

«Музей озак яшәсен, аны тагын да баетыйк. Мәктәптә балалар артсын. Югыйсә, бер әдәби музей ясаганнар, ә мәктәптә 22 бала, ди. Биредә 400дән артык бала укый икән – мәктәпнең перспективасы бар», – дип тә өстәде.

Ызгыш-талаш булмаса да, бераз ризасызлык тудырган вакыйгалар

Шигырь бәйрәме урынын үзгәртте: әллә күпкә, әллә бик азга...

Фото: © Салават Камалетдинов

Шигырь бәйрәме бераз шау-шу һәм канәгатьсезлекләр белән яңа урынга күченде – оештыручылар традицион Шигырь бәйрәмен, эксперимент буларак, Камал театрының яңа бинасы янында уздырырга ниятләделәр. Сәбәпләре күп: куркынычсызлык таләпләре дә, сыйфатлы итеп онлайн күрсәтү өчен «ТНВ» техникасын йөртү мәшәкатьләре дә, яңа урынның уңайлылыгын сынау да, әлбәттә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла яңа урын турында Берлекнең беренче идарә утырышында язучыларга хәбәр иткәч, җәмәгатьчелек вәкилләре күтәрелеп чыкты: әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова ачык хат язды, Рәмис Латыйпов та үз аккаунтында кырыс итеп язган иде. «Интертат» җәмәгатьчелек фикерен җыйды. «Таяну ноктасы» бу темага шактый гаугалы тапшыру чыгарды.

Нәтиҗәдә, Шигырь бәйрәме 2 кисәк булып үтте. Иртән 09.30да Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә шагыйрьләр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәленә килеп чәчәкләр салдылар – 60лап кеше килгән иде. Чәчәкләр салыр алдыннан беркадәр шигырьләр дә укылды. «Без бу урынны ташлап бетермәбез. Быел шулай килеп чыкты. Быел яңа театр бинасы янында үткәрәбез. Монда да кайтырбыз, башка урыннарда да үткәрербез. Без Тукайны искә алып кайларда җыела алабыз? Бүген монда шактый кеше җыелган – рәхмәт сезгә! Бу – чыннан да безгә кадерле урын. Без монда күнеккән», – диде Ркаил Зәйдулла. Ә көндез 14.00 сәгатьтә Шигырь бәйрәме традицион үтә торган урында, Тукай һәйкәле янында, Тукай премиясе лауреаты Ләбиб Лерон татар шагыйрьләре шигырьләрен укыган. Татар җәмәгатьчелегенең 30лап вәкиле җыелып, Тукайның туган көнен шулай билгеләп үткән.

Башкортстандагы татар язучыларын Татарстан Язучылар берлегенә күпләп алмаганга канәгатьсезлек белдерелде

Башкортстандагы татар язучыларын Татарстан Язучылар берлегенә күпләп алмаганга канәгатьсезлек белдерелде.

Ркаил Зәйдулла

Фото: © Солтан Исхаков

«Иҗат берлегенә кабул итүдән яки итмәүдән олы бер милли проблема китереп чыгару вак шәхси мәнфәгатьләрдән килә. Бөтен татарны азмы-күпме берләштереп торырга бездә Бөтендөнья татар конгрессы бар. Альфред Дәүләтшинга андый тонда сөйләшергә беркем дә вәкаләт бирмәгән. Башкортстандагы татар халкының милли-мәдәни ихтыяҗлары турында Уфадагы югары мөнбәрләрдән нигә авыз тутырып сүз әйтми?» – дип җавап бирде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

Теманы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев социаль челтәрдәге аккаунтында кызыклы акция буларак башлап җибәргән иде. «...Башкортстанда иҗат итүче татар язучы һәм шагыйрьләрен борчыган төп сорауларның берсе – моңа кадәр аларның Татарстан Язучылар берлегенә әгъза буларак кабул ителмәве. Бар бит, дияр кайберәүләр... Әйе, җәмгысе 7 кеше бар! Җиде бөртек! Ләкин миллионнан артык татар яшәгән төбәк өчен көлке түгелме бу сан?!» – дип язган Марс Тукаев. Теманың җитдилеген аңлау өчен, «Интертат» Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшинга, Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары секциясе җитәкчесе Руслан Сөләймановка мөрәҗәгать итте. Татарстанда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз, шул исәптән, Башкортстанда туып үскән аксакалыбыз – Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ та үз фикерен әйтте.

2024 ел, февраль. Бөтендөнья татар конгрессында Татарстан Язучылар берлеге рәисенең Башкортстанның татар язучылары белән очрашуыннан күренеш.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Башкортстанда 60тан артык татар язучысы бар. Аларны Татарстан Язучылар берлегенә алу мәсьәләсен берничә тапкыр күтәргәнем булды. Ярар, Ркаил абый рәис буларак каршы булсын, мин барыннан да бигрәк Татарстан язучыларының, Татарстан журналистларының, гомумән, Татарстан зыялыларының битарафлыгына аптырыйм. ...Әгәр сез үз чикләрегез белән генә яшисез икән, Буадан алып Актанышка кадәр рәхәтләнегез! Сезнең өчен татар дөньясы тар икән, рәхәтләнеп, үз утравыгызда яшәгез! ...Аерым яшибез икән, Ык елгасы безне бүлә икән, бер елганың ике ярында бер-беребезгә карап утырыйк», – диде Альфред Дәүләтшин, шактый кискен итеп.

«...Кешесенә карап, талантына карап, болай да аз-азлап алып торабыз. Башкортстаннан язучылар килсә – каршы алабыз, кунак итәбез... Әмма бу очракта Ркаил хаклы, аңа гаеп ягарга тормагыз әле. Ркаил белеп эшли, акылы кеше, депутат кеше. Бөтендөнья татар конгрессы шундый тәкъдим белән чыккан икән – бөтенесен Конгресска алсын!» – диде Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, нык итеп. Язучылар Айгөл Әхмәтгалиева, Ландыш Әбударова, шагыйрь Рифат Сәлах та ипләп кенә үз фикерләрен әйтте.

QR-кодлар буталган

«Интертат» редакциясе журналистлары Айнур Җамалетдинов белән Ильяс Хаҗиев Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында йөргәндә очраклы гына бер хатага тап булганнар: Фатих Әмирхан кабере янында урнаштырылган тактадан QR-код аша... Әмирхан Еники турында мәгълүматка килеп чыкканнар иде.

Күренекле татар шәхесләренең каберләренә QR-кодлы такталар куюны Татарстан Диния Нәзарәте башлаган иде, дип беләм. Билгеле булганча, моннан нәкъ 1 ел элек, май аенда, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында мөселман зыялылары каберләре чардуганнарына QR-кодлар урнаштырылуы турында хәбәр ителде. QR-кодлар Габдулхак хәзрәт Саматов, Зәкәрия хәзрәт Мингалиев, Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәкшин, тарихи остазлар Мөхәммәтсадыйк Галикаев, Шәяхмәт хәзрәт Иманколый кебек танылган дини шәхесләр каберләренә беркетелгән.

Баксаң, күренекле татар шәхесләренең каберләренә QR-код урнаштыру эшен Татарстан Язучылар берлеге дә күтәреп алган икән, дөрес, әлегә эксперимент рәвешендә – пиарсыз гына.

«Безнең исәп һәр татар язучысының каберен исәпкә алу иде. 15 кабергә QR-кодлар куеп карадык, ләкин, тәҗрибә булмау сәбәпле, ялгышлар киткән, формасы да камил булмады. Үземнең игътибарым җитмәгән, элеккеге командам да карап бетермәгән. Ул QR-кодлар җыеп алынды, химаячеләр табып, яңадан эшләячәкбез. Бу эшне яшь команда белән, һичшиксез, дәвам итәчәкбез», – диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Ул хатаны вакытында күреп алган редакциягә һәм редакциядә эшләүче журналистларга рәхмәт әйтте.

Башка гаугалы хәлләр турында мәгълүмат юк. Дәвам итәбез

Әдәбият + Театр

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Камал театры артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Фәйзуллина белән бергә «Мин түгел» дип аталган спектакль (шигъри роман) чыгарды. Якын киләчәктә әлеге спектакль Казанда «Моң» мәйданчыгында күрсәтелер, дигән җылы өмет бар.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында яшь (хәер, бик яшь тә түгелләр инде, җитлеккән шәхесләр) шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшинның «Таш» поэмасын сәхнәләштерделәр. Алар аны Чаллыга барып та күрсәтеп кайттылар.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Әдәбият + сынлы сәнгать

Язучы Миргазиян Юнысның сыннары «табылды»

Фото: © Владимир Васильев

Халык язучысы Марсель Галиевның Миргазиян Юныс турында истәлекләре озак еллар Милли китапханә фондларында яткан агач сыннарның җәмәгатьчелек алдына чыгуына сәбәпче булды. «Минем өчен беренче зур яңалык – бу сыннарның кайдалыгын белү. Чөнки мин ул сыннарның барлыгын белә идем, кайдалыгын белми идем. Хәзер алар бездә – Милли музейда. Аны рәсмиләштерү процессы тәмам булгач, аларны күргәзмәләрдә күрсәтеп булачак, Милли музейның әдәби филиалларының берсендә – бәлки, безнең «Татар китабы йорты»нда экспозициягә дә керергә мөмкин», – диде «Татар китабы йорты» мөдире Айдар Шәйхин.

Әдәбият + кино

Ркаил Зәйдулла белән Александр Далматов

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» әсәре нигезендә «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча төшерелгән телесериалны әдәбият галиме Хатип Миңнегулов һәм әдипнең кызы Гәүһәр Хәсәнова Тукай премиясенә куярга тәкъдим итте.

  • Телесериалның режиссеры – Александр Далматов, баш оператор – Максим Самсонов. Төп рольләрне Илсур Хәертдинов, Ләйсән Әхмәдиева, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Ләйсән Рәхимова, Эмиль Талипов, Олег Фазылҗанов, Зөфәр Харисов һәм башкалар башкарган.

Гәүһәр Хәсәнова

Фото: © Салават Камалетдинов

Әдәбият + эстрада

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Шагыйрә, журналист, җырчы Ләйлә Дәүләтова язучылар берлегенә керү өчен беренче этапны үтте – аның иҗаты Поэзия остаханәсендә каралды. Алга таба аның кандидатурасы Кабул итү комиссиясе, иң азактан Идарә караячак.

«4 китабым бар: икесен алып килдем, беренчеләре үземә дә калмаган булса кирәк, таба алмадым. Язучылар бәяләмәләрен алып килдем, анда инде 10 ел элек язылганнары да бар. Роберт Миңнуллиннан да, Харрас Әюповтан да, Фәнис Яруллиннан да алып калган идем, ләкин, нишләптер, мин үз вакытында монда килеп җитә алмадым. Аллаһы Тәгаләдән вакыты җитмәгән булгандыр. Хәзер сезнең янга килергә насыйп булгандыр», – диде Ләйлә.

Әдәбият + спорт

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Быел «Фәйзуллин йөзүләре» беренче мәртәбә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның үзеннән башка узды. «Авырган хәлдә кешегә күренәсем килми», – дигән шагыйрь, каләмдәшләрен фатихасын биреп Апаска озатканда. Каләмдәшләре белән оныгы Ильясны да җибәргән иде.

Аның каравы эксклюзив яңалык: Равил Фәйзуллин әле йөзүләрне китап форматында мәңгеләштерү турында хыяллана. Китапта сүз атаклы йөзүче рекордсмен Искәндәр Фәйзуллин турында да барачак.

Китәләр

Нәҗибә Сафина вафат

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ» архивы

Шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина китеп барды. Ул үзенең соңгы көннәре икәнен белеп, «Интертат»ка соңгы интервьюсын декабрь аенда бирде. Гыйнвар аенда шагыйрәне соңгы юлга озаттык.

Клара Булатова вафат

Фото: © Рамил Гали/архив. 2018 елгы фото

Чичән шагыйрә, Тәнәкә... Татарстаның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Клара апа Булатова китеп барды. Аңа 18 мартта 89 яшь тулды. Шагыйрәне ире белән яшәгән авылында – Яңа Нәдер зиратына җирләделәр.

Финалда татар әдәбияты вәкилләре тарафыннан бик хуплана торган ике чарадан (юбилей вә премия) берәр мисал:

Ике татар әдибенә Тукай премиясе тапшырылды

Шагыйрь Рәниф Шәриповка һәм драматург Мансур Гыйләҗевка Тукай премиясе тапшырылды.

Шагыйрь Рәниф Шәриповка «Җомга» һәм «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен.

Драматург Мансур Гыйләҗевка – «Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һәм башка пьесаларны үз эченә алган «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен.

Мансур Гыйләҗев

Фото: © Салават Камалетдинов

«Мәдәни җомга»: газета юбилеен үткәрде

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Моннан 1 ел элек (2024 елның декабрендә) язылучысы 129 кеше (китапханәләргә һ.б. яздырулардан тыш) булуы турында хәбәр иткән «Мәдәни җомга» газетасы редакциясе «Чулпан» мәдәният үзәгендә үзенең 30 еллыгы уңаеннан тантаналы кичә уздырды.

«Бүген «Мәдәни җомга»ның дуслары бик күп булуын үз күзләребез белән күрдек. Газета яши, аның киләчәге бар. Ләбиб абый – болай да тынгысыз җан, әлеге бәйрәмне оештыру өчен, ул бик нык тырышты. Күңелен, җанын биреп әзерләнде», – диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев

«Кечкенә дә төш кенә, дигән кебек, шушы аз санлы коллектив белән газетабызны чыгарабыз. Бу – сезнең, укучыларыбызның ярдәме белән. Укучылары булмаса, газетаның кирәге юк. Без милләтебез, халкыбыз өчен тырышабыз. Газета сезнең кулларга барып ирешсен өчен бар көчебезне сарыф итәбез. Монда килгән һәрбер кешегә чиксез рәхмәт, без милләткә һәрвакыт тугры калдык», – диде газетаның баш мөхәррире Ләбиб Лерон.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Казани — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Казани или других населённых пунктов Татарстана мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Казани можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа в Казани и Татарстане






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Казани и Татарстана. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Казани — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в Татарстане




Путин в Татарстане

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в Татарстане


Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net