Алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина: «Икенче тапшырудан соң ук күз яшьләренә батып беттем»
Бүген, 21 ноябрьдә, телевидение көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, «Татарстан-24» каналы алып баручысы Гөлүсә Сөнгатуллина телевидениегә килгәч тә беренче авырлыклар белән очрашуын искә ала.
«Телевидение – минем иң зур хыялларымның берсе иде. Көч-хәл белән эшкә урнашып, пропуск алган көнне, телеканалга барып: «Мин сездә калмыйм», – дип әйтергә җыенганым хәтердә.
Чөнки икенче тапшырудан соң ук, бер апаның сүзләрен ишетеп, күз яшьләренә батып беттем. Әйе, мин тәҗрибәсез идем. Ләкин эшләү теләгем шуның кадәр көчле иде, беркем дә туктата алмый иде. Ләкин бу сүзләр әле формалашып өлгермәгән күңелемә шулкадәр тиде.
Калдым! Чөнки җитәкченең миңа зур өметләр белән төбәлгән карашын күрдем. Мин ул шәхескә гомер буе рәхмәтле булачакмын.
Менә хәзер ул мине котлап язды. Тагын күңелем тулды. Тормышыгызда мондый шәхесләр күбрәк булсын», – дигән Гөлүсә.