Әфганстанда татар җәмгыятенең Аксакаллар һәм мөфтиләр шурасы утырышы булды
(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ», Дмитрий Киселев). Әфганстанның Саманган провинциясендә Эчке эшләр министрлыгы һәм провинция җитәкчелеге ярдәме белән Әфганстандагы татар җәмгыятенең Аксакаллар һәм мөфтиләр шурасы утырышы булды.
Чарада Саманган провинциясенең баш аксакалы һәм мөфтие Мәүләви Абдул Манан Аслами, провинция җитәкчелегеннән вәкил Мәүләви Хәбибулла Хамас, округ полициясе башлыгы Мәүләви Гыясетдин Хәбир, Әфганстан мөселманнарының Татарстан Хәйрия патриотик фонды вәкиллегенең мәдәният һәм юридик мәсьәләләр буенча директор урынбасары, Әфганстан татарлары Советы башлыгы Зәбихулла Нәдер Татар катнашты.
Утырышка Әфганстанның барлык провинцияләреннән иллегә якын аксакал һәм мөфти килгән иде.
«Чарада татар җәмгыятен үстерү мәсьәләләре, шулай ук мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдә гуманитар программалар хакында фикер алыштылар. Утырышта катнашучылар Казан хәйрия фонды вәкиллеге эшчәнлеге турында хисапны тыңлады һәм аның эшчәнлегенең алдагы планнары белән танышты», — диде Зәбихулла Нәдер Татар «Татар-информ» агентлыгына журналистына.
Ул шулай ук утырышта катнашучыларның әфган татарлары арасында татар телен яңадан торгызуда ярдәм күрсәткәне, паспорт һәм туу турындагы таныклыкта татар милләтен күрсәтү мөмкинлеген тудырганы өчен Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка рәхмәт белдерүе хакында хәбәр итте.
«Әфганстан татарлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәткән игътибарны бик югары бәяли. Алар безнең мохтаҗ татарларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча Президент биргән күрсәтмәне үти алачагыбызга өметләнә», — дип шәрехләде утырышның нәтиҗәләрен Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.