Санкт-Петербургта ТАССРның 100 еллыгына багышланган зур онлайн-концерт узачак
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре фестивале кысаларында 12 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә «Piter Tatar» yotube.com каналында Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсенең атказанган артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында зур онлайн-концертның трансляциясе була. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Программа шулай ук Санкт-Петербург шәһәренең төбәктә яшәүче татарларның тарихи урыннары белән бәйле истәлекле урыннары буйлап интерактив экскурсияне дә үз эченә ала.