Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә
![Татарстан синоптиклары буран турында кисәтә](https://tatar-inform.tatar/attachments/ed23c59bf28ed012b935333583fd39f002b6d507/store/fill/780/440/b260a32ca5acae8b8281cd1c2675f54fc19ed336d88b905a88593c97073b/0128.jpg)
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 6 апрельдә, Татарстанда һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртән һәм көндез республикада, Казанны да кертеп, көчәйгәндә җил секундына 15-18 метрга кадәр булачак.
Моннан тыш, төбәктә, шул исәптән башкалада да, кыска вакытлы буран булырга мөмкин.
Элегрәк «Татар-информ» апрель башыннан Казанда беренче температура рекорды теркәлүен хәбәр иткән иде.