Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт башланды: 246 объектта эшләр бара
Татарстанда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт башланды: 20 муниципалитетта 246 объектта эшләр бара. Төзелеш-монтаж эшләренең гомуми әзерлек дәрәҗәсе 13 процент тәшкил итә. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шундый мәгълүматлар китерде. Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2026 елда 41 муниципаль берәмлектә 706 күп фатирлы йорт капиталь ремонт программасына кертелгән. Программа кысаларында алты муниципалитет территориясендәге 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган. Финанслауның гомуми күләме 9 миллиард 65 миллион сум тәшкил итә.
Электрон аукционнар уздыру дәвам итә: 487 йорт өчен подрядчылар билгеләнгән инде. План буенча, барлык объектларда да май ахырына кадәр эшкә керешәчәкләр.
Министр шулай ук төрле өлкәләрдәге объектларны ремонтлау буенча мәгълүматлар тәкъдим итте. Мәгариф тармагында быел республика һәм федераль программалар буенча 170 объектка ремонт ясалачак. Хәзерге вакытта 61 объектта эшләр бара, әзерлек дәрәҗәсе 24 процент тәшкил итә.
Мәктәпләрдә азык-төлек блокларын ремонтлауның төп күләме җәй көне башланачак. Әлегә эшләр планлаштырылган 67 объектның сигезендә бара.
Балалар бакчаларын ремонтлау гомуми күләмнең 34 процентында башкарылган. Ресурс үзәкләренә капиталь ремонт 33 процентка төгәлләнгән, алты объектта эш бара. Тулай торакларның 27 проценты төзекләндерелгән.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә программага 96 объект кертелгән. Фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт 60 процентка башкарылган. Балалар өчен сөт ризыкларын тарату пунктларын яңарту эшләре 71 процентка җиткән, хисап чорында Казанда дүрт объектта эш төгәлләнгән.
Стационарларга капиталь ремонт 30 процентка башкарылган, 22 объектта эш бара. Биш поликлиника 13 процентка ремонтланган.
Яшьләр сәясәте буенча быел 23 объектны яңарту ниятләнә. Балалар сәламәтләндерү лагерьларында ремонт 75 процентка башкарылган. Өч яшүсмерләр клубында эш бара, аларның әзерлеге 58 процент дип бәяләнә.
Психологик-педагогик ярдәм объектлары 24 процентка ремонтланган. Яшьләр үзәкләренә капиталь ремонт 28 процентка башкарылган, биш объектта эш бара.
Мәдәният өлкәсендә быел программага 38 объект кертелгән. Авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт 30 процентка башкарылган. Балалар сәнгать мәктәпләре 20 процентка ремонтланган, өч объектта эш дәвам итә.
Капиталь ремонт программасы «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты максатларына туры килә.