Татарстанда «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен 50гә якын кеше документ тапшырган
«Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен 47 кеше документлар тапшырган, шуларның 44е теркәлгән, өчесен кире какканнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә.
«Бердәм Россия» нең беренчел тавыш бирүе 25 майдан 31 майга кадәр узачак. Аның ярдәмендә Татарстанда РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда партия исеменнән чыгыш ясаучыларны билгеләячәкләр.
Дәүләт Думасының гамәлдәге депутатлары арасында Марат Нуриев, Айдар Метшин, Әлфия Когогина, Олег Морозов һәм башкалар документлар тапшырды. Билгеле булганча, Айрат Фәррахов һәм Татьяна Фионова праймеризда катнашмаячак, ягъни парламентта урынга дәгъва итмәячәк.