Синоптиклар ялларда кар, томан һәм бозлавык булуын фаразлый
11 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстанда яңгырлы кар явачак, юлларда кар һәм бозлавык барлыкка киләчәк. Томан булырга мөмкин. Күрү мөмкинлеге 500-1000 метр ераклыкка гына җитәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, төнлә һава температурасы 0..-2 градуска кадәр төшәчәк. Юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, секундына 4-9 метр, урыны белән 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Иртән һәм көндез явым-төшемсез болытлы һава торышы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, секундына 4-9 метр тәшкил итәчәк. Көндез җылытачак, температура +8..+10 градуска кадәр күтәреләчәк. Иртән томан һәм бозлавык булырга мөмкин, дип хәбәр итәләр Гидрометеорология үзәгендә.