Казанда Пасха төнендә өстәмә автобуслар эшләячәк
11 апрельдән 12 апрельгә каршы Пасха төнендә Казан халкы өчен иҗтимагый транспорт эшләячәк. Өч өстәмә автобус шәһәрлеләрне, Казан Мәрьям Ана иконасы соборында Пасха гыйбадәтләре тәмамлангач, 2:30 сәгатьтә, Карл Маркс һәм Большая Красная урамнарындагы «КАИ» тукталышында көтәчәк.
Автобуслар пассажирларның таләпләре буенча кирәкле тукталышларда туктаячак. Хәбәр ителгәнчә, беренче автобус Казан халкын Киров, Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнарына, икенчесе Яңа Савин һәм Совет районнарына таба, өченче маршрут Вахитов һәм Идел буе районары юнәлеше буенча йөртәчәк.