Тукай түбәтәе белән серләштем
Тукай түбәтәен алдым кулга,
Еракларга китте уйларым.
Сеңгәндер күк бәрхет түбәтәйгә
Бөек милләтемнең моң-зары.
Башкаеңа төшкән хәсрәтләрне
Түбәтәең белән бүлештең.
Син юк инде, ә түбәтәй исән,
Бүген аның белән күрештем.
«Нихәл, – дидем, – сагынасыңмы син дә
Кагылып-сугылып үскән Тукайны?
Ул булганга, без кояшлы булдык,
Ул булганга, булдык без айлы».
Бары милләтпәрвәр кеше генә
Хаклыдыр ул сине кияргә.
Түбәтәйле башлар хәзер дә күп,
Тик аларны тел әйләнми татар дияргә.
Син, түбәтәй, бары баш киеме,
Музейларда олы истәлек.
Түбәтәйле бөек Тукаемны
Күпләр сөйләр әле, искә алып.
Тукай музеенда булдым бүген,
Түбәтәе белән серләштем.
Хыялымда Тукай янында йөрдем,
Гүя шагыйрь белән киңәштем.
Казаннан Гүзәл Миңнебаева