Казанда каратэ буенча «Ак Барс Кубогы» халыкара турниры уза
Бүген Татарстан башкаласында каратэ буенча «Ак Барс Кубогы» халыкара турниры башланды, ул Казанда 2021 елдан бирле үткәрелә.
Быел ярышларда 16 илдән (Азәрбайҗан, Кыргызстан, Абхазия, Бангладеш, Мали, Гвинея, Төрекмәнстан, Белоруссия, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстан, Камерун, Кот-д’Ивуар, Төркия һәм Россия) килгән 2000нән артык спортчы катнаша.
Бүгенге көндә турнир үзен оештыру һәм көндәшлек дәрәҗәсе буенча илдә иң яхшыларның берсе буларак танытты. Спортчылар төрле авырлык категорияләрендә чыгыш ясаячак.
Ярышлар алдыннан Олимпия уеннарының көмеш призеры һәм гамәлдәге дөнья чемпионы Эрай Самдан (Төркия) каратэ буенча мастер-класс үткәрде, шулай ук Россия Каратэ федерациясенең судьялар комитеты рәисе, халыкара категорияле рефери Алексей Сорокин җитәкчелегендә тренер һәм судьялар семинары оештырылды.
«Ак Барс Кубогы» Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда 10-12 апрельдә уза.