Татарстанның кайбер районнарында кар яуган
Бүген иртән Әлмәт һәм Яр Чаллыда кар яуган. Бу хакта «Татмедиа»ның МАХ каналында хәбәр ителә.
Синоптиклар мәгълүматыннан күренгәнчә, көндез кар Казанда да яварга мөмкин.
Трассаларның кайбер участокларында хәрәкәт катлауланырга мөмкин дип кисәтелә.