«Апуш» татар балалар театр студиясе «Унөч» спектакленең премьерасын тәкъдим итә
«Апуш» татар балалар театр студиясе 13 һәм 14 апрель көннәрендә Г.Камал театрының универсаль залында Габдулла Тукай иҗатына тирән хөрмәт белән «Унөч» спектакленең премьерасын тәкъдим итә. Спектакль даһи шагыйребезнең авыр балачагын күз алдында тотып, яшүсмерләрнең шәхси кичерешләренә нигезләнеп, заманча караш белән язылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пьесаның туу тарихы шактый үзенчәлекле: язучы Гөлүсә Батталова әсәрне яза башлаганчы, яшь актерлар белән башта режиссер Булат Минкин шөгыльләнә. Ике атна дәвам иткән тренинглар нәтиҗәсендә спектакльдә уйнаячак унөч апушның эчке дөньясы өйрәнелә: уйланулар, борчулар, куркулар, сөенечләр – яңа әсәр әнә шул хис-кичерешләргә нигезләнеп языла. Пьесаны сәхнәгә «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова куя.
Спектакльне сәхнәгә кую эшенә профессиональ остазлар һәм театр белгечләре җәлеп ителгән. Яшүсмерләр белән сәхнә теленнән Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова, вокал дәресеннән – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, вокал буенча педагог Лилия Зәйнуллина һәм музыка белгече Наилә Закирова шөгыльләнгән. «Унөч» спектакленең композиторы – Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләр лауреаты Миләүшә Хәйруллина. Г.Тукай шигырьләренә яңа җырлар да язылган.