Фирдүс Тямаев концертында махсус операциядә катнашучыларның якыннары кунак булды
Әлеге көннәрдә Казанның «Уникс» концертлар залында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концертлары бара. Җырчының кичәге концертында махсус хәрби операциядә катнашкан солдатлар, һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары, балалары кунак булды.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Фирдүс Тямаев «Егет без» җырын махсус хәрби операциядә һәлак булган солдатларга багышлады. Җыр яңгыраганда, экранда махсус операциядә һәлак булганнан соң бүләкләнгән хәрбиләрнең фотолары һәм алар хакында мәгълүмат чыгып барды. Җыр барышында сәхнәгә 26 нчы спецназ отряды («Барс» 26 нчы махсус билгеләнештәге отряды) хәрбиләр менде.
«Бу егетләр безнең илне яклый, алар инде 4 ел хәрби операциядә бер-берсен алыштырып тора. Махсус операция башлангач, әле мобилизация башланмаган иде, шушы спецназ егетләре инде безнең илне якларга киттеләр. Шул вакытта безнең бик күп егетләребез батырларча һәлак булды. Безнең егетләр – чын геройлар. Бүген концертка һәлак булган егетләрнең әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары килде, без сезнең каршыгызда рәхмәт әйтеп баш иябез», – диде ул. Тамашачылар батырларны басып каршы алды һәм алкышларга күмде.
Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Хәрбиләр исеменнән аларның берсе сәхнәдә тамашачыларга мөрәҗәгать белән чыкты. Ул хәрби операциядә катнашучыларга беренче көннән ярдәм иткән Фирдүс Тямаевка рәхмәт белдерде.
«Без сезгә ярдәм итүегез, әлеге концертка чакыруыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең хакта беркайчан да онытмыйсыз, әлеге концерт безнең хәрбиләр истәлегенә. Сез махсус операция барган җирләргә шәхсән үзегез йөрисез, безгә кирәкле әйберләрне алып киләсез. Әлеге ярдәм бер генә кешенең түгел, дистәләгән хәрбиләрнең гомерен коткарды. Безне көткәнегез, онытмаганыгыз, ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт. Бу безгә көч бирә», – диде ул.