Татарстан кооперативларына транспорт өчен 73,5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк
Татарстанда кулланучылар кооперациясе оешмалары ел саен республика бюджетыннан дәүләт ярдәме ала. Бу хакта республика Финанс министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акчалар күчмә сәүдә һәм көндәлек товарларны төбәкнең торак пунктларына илтүдә кулланыла торган махсус автотранспорт сатып алуга юнәлдерелә.
2026 елда мондый ярдәмнең күләме 73,5 миллион сум тәшкил итәчәк.