Камал театрында Илсөяр Иксанованың 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә узачак
17 апрель көнне Камал театрының Көнчыгыш залында шагыйрь, язучы Илсөяр Иксанованың 60 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәдә Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» оркестры; Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары; Гөлназ Гафур җитәкчелегендәге Казан балалар филармониясе катнаша.
Фото: © ТР Язучылар берлеге