Татарстанда сезон башыннан алып талпаннан зыян күргән 35 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән
Татарстанда ел башыннан бирле талпаннан зыян күргән 35 кеше медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Узган ел бу вакытка 62 мөрәҗәгать булган. Ягъни быелгыга караганда ике тапкырга күбрәк», – дип өстәде Авдонина.
Сезон башыннан кешегә талпан кадалуга бәйле беренче очрак 2026 елның 25 мартында Биектау районында теркәлгән.
Узган ел 7 200 кеше талпан энцефалитына каршы вакцина ясалган. Быел аны 6 427 кешегә ясарга ниятлиләр. Бүгенгә 3 670 кеше вакцинация узган.