Добавить новость
World News in Tatar





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Китап, каһвә һәм милли рух: Бауманда яңартылган китап кибете ишекләрен ачты

Бауман урамында Татарстан китап нәшриятының яңартылган кибете ачылу тантанасы булды.

Биредә китап сөючеләр өчен уңайлы мохит булдыру максатыннан берничә мөһим үзгәреш кертелгән:

  • Кибетнең бизәлеше тулысынча яңартылган. Бу бүлмәләрне иркенәйтергә һәм китап киштәләренең санын арттырырга мөмкинлек биргән. Хәзер басмаларны карап чыгу уңайлырак.
  • Кибет каталогы яңа басмалар белән тулыландырылган. Биредә төрле жанрдагы һәм юнәлештәге 1 меңгә якын китап тәкъдим ителә.
  • Сатып алучылар өчен йомшак кәнәфиләр куелган махсус почмак булдырылган. Биредә ошаган китапны ашыкмыйча карап чыгарга, укып утырырга һәм ял итәргә мөмкин.
  • Китаплардан тыш, кибеттә күп төрле сувенирлар тәкъдим ителә. Алар арасында Татарстан китап нәшриятының эксклюзив бренды белән чыгарылган продукция дә бар.
  • Кибетне заманчалаштырып яңарту идеясен Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин тәкъдим иткән булган.

«Китап кибетенең нәкъ менә быел яңаруы үзенчәлекле мәгънәгә ия. Быел без берьюлы ике зур юбилейны билгеләп үтәбез: Габдулла Тукайның 140 еллыгын һәм Муса Җәлилнең 120 еллыгын. Аларның иҗаты – мәдәниятебезнең төпле нигезе, барыбызны да берләштерә торган көч. Һәм без бүген Габдулла Тукай әсәрләренең нәкъ менә биредә яңача яңгыраячагына өметләнәбез», – диде Татарстан китап нәшриятының медиапродюсеры Венера Шәмсетдинова.

«Мәшһүребез Габдулла Тукай – Татарстанның гына түгел, ә татарлар сибелеп яшәгән бөтен Россиянең аерылгысыз казанышы. Ул үзенең киңкырлы иҗаты белән татар халкының рухи байлыгын һәм күңел халәтен дөньяга танытты. Карагрухчылар безне күпсенгәндә, «Китмибез!» дип өздереп җавап бирүче дә, язмышыбызның шушы җиргә береккәнлеген, «рус белән тормыш кичердек сайрашып, тел, гадәт вә әхлак алмашып» яшәгәнлегебезне кистереп әйтүче дә ул – Тукай. Бүген дә ул безне туган җиребезне, туган телебезне яратырга өнди», – диде Татарстан китап нәшриятының фәнни-популяр әдәбият бүлеге мөхәррире Миңназыйм Сәфәров.

18нче татар гимназиясе укучылары Зилә Шакирова һәм Эльвира Сафиуллина сәнгатьле итеп шигырь сөйләде.

«Хәзер тормыш темпы тизләнде, шуңа күрә кешенең игътибарын җәлеп итү мөһим. Кеше кибеткә кергәч, анда озаграк калсын, аңа ашыкмыйча сайлау мөмкинлеге булсын дибез. Үзенә күрә яңа формат. Бүген кеше китап укымый яки китап сатып алмый диләр, тик без яңача эшли алабыз. Бу кибет – шуның бер күрсәткече. Кеше бирегә кергәч, чәй эчеп, аралашып утырганда да китаплар белән таныша, аларны карап, сайлап ала», – диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Ул Матбугат йортын үзенчәлекле урын дип атады. «Беренче көннәрдән үк без бу бинаны китап рухы, республика һәм нәшрият тарихы белән тулыландыру турында сөйләшүләр башладык. Инвесторлар безгә һәрвакытта да хәерхаһлы булды. Беренче проект – китапларга багышланган әдәби кафе, ә хәзер без кибетнең форматын үзгәртәбез. Шулай итеп шәһәр кунакларын, казанлыларны җәлеп итәрбез һәм алар монда үзләренә ошаган китапларны табар дип уйлыйм», – диде Айдар Сәлимгәрәев.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, монда журналлар, газеталар, китаплар, открыткалар сатылганга, бу – «Татмедиа» өчен икеләтә бәйрәм. «Бу безнең өчен бик мөһим урын. Шәһәребезнең нәкъ үзәгендә татар телендә китаплар, журналлар һәм газеталар сатылу – зур сөенеч. Китап нәшриятын, бөтен команданы, хезмәткәрләрне чын күңелдән котлыйм! Иң мөһиме, яңа форматтагы кибеттә каһвә дә эчеп булачак. Менә шулай матур һәм күңелле итеп яшәргә насыйп булсын. Уңышлар телим!» – диде ул.

«Бауман урамы, 19нчы йорт адресы буенча урнашкан китап кибетенең тарихы – ул, чынлыкта, безнең легендар Матбугат йортының тарихы. Бу бинаның шәһәребезнең, республикабызның китап мәдәнияте һәм татар әдәбияты үзәге булганын барыбыз да беләбез. Һәм уртак көч куеп, бүгенге көнгә кадәр бу рухны саклап кала алдык. Биредә даими рәвештә язучылар белән иҗади очрашулар, яңа китапларны тәкъдим итү чаралары уза. Тарихи мираска бик сакчыл караганнары өчен «Ногай» комплексы җитәкчелегенә рәхмәт», – диде Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Рөстәм Галиуллин.

Ул әлеге кибетне барометр белән чагыштырды. «Көн саен бирегә республикабызның, Россиянең төрле почмакларыннан, хәтта чит илләрдән дә китап сөючеләр керә. Бүген нинди китапларга ихтыяҗ барлыгын әйтәләр. Хәзер биредә яңа китаплар укып, ял итәр өчен махсус зона да барлыкка килде. Шулай ук сувенир продукциясен дә сайлау мөмкинлеге бик зур. Виталий Владимировичка, Айдар Сәетгәрәевичка һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт», – диде ул.

Рөстәм Галиуллин барлык кунакларны да китап бәйрәме белән котлады. «Чыннан да, Казанның нәкъ үзәгендә шундый мәгънәле, затлы татар китапларын шундый затлы бинада тәкъдим итә алуыбыз белән горурланабыз. Үзебездә генә түгел, башка нәшриятларда чыккан китапларны да сатабыз. Монда алар тагын да нурлырак күренә. Шуңа күрә алга таба да бергәләп эшләргә язсын!» – диде Татарстан китап нәшрияты директоры.

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры, язучы, журналист Фирдүс Гыймалтдинов фикеренчә, китап укучылар да, аны яратучылар да бар. «Бу гомер-гомергә шулай булган. Нәрсә генә булмасын, барыбер акыллы уйлаучы, тирән фикерле булырга теләүче кешенең өстәлендә һәрвакыт китап бар. Китап укырга яратучы кеше буларак шуны әйтә алам: күбрәк укыган саен, әле тагын күпме укырга кирәклеген аңлыйсың», – диде ул.

Ул яңартылган китап кибетенә сату күләменең артуын теләде. «Россия венчур форумы сессиясендә катнаштым, анда ясалма фәһем турында фикер алыштылар. Барлык чыгыш ясаучылар да, нинди генә үзгәрешләр булмасын, кеше һәрнәрсәдә беренчел дигән фикергә килде. Мин дә үз повестымны ясалма фәһем ярдәмендә татар теленнән русчага тәрҗемә иттем. Киләсе елга ул китап биредә сатуга чыгар дип өметләнәм. Ясалма фәһемнең ничек тәрҗемә иткәнен мөхәррирләр карар. Дөнья үзгәрә, яңа кораллар барлыкка килә, әмма алар безгә бары тик ярдәм генә итәчәк», – диде Фирдүс Гыймалтдинов.

«Татарстан китап нәшриятының яңа форматтагы кибете ачылышында катнашуыма сөенәм. Тарихны искә төшерсәк, биредә һәрвакыт китап кибете булган, һәм Матбугат йорты биналар комплексын реставрацияләгәндә без бу тарихны өлешчә саклап кала алдык. Әмма нәшрият даими рәвештә хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзли. Кунакханә рестораны да «Kitap Club»ка әверелде, аның интерьеры безне китап дөньясына алып керә. Исемендә дә китап сүзе бар, бүлмәләрдәге киштәләрдә дә китаплар тезелгән. Шуның белән без 1935 елда ук нигез салынган тарихка кире кайтабыз. Башкарылган эшләрне күрү бүген бик күңелле. Чынлыкта, бу бик мактауга лаек һәм куанычлы вакыйга», – диде «Ногай» кунакханә комлексы генераль директоры Виталий Большаков.

«Татарстан Республикасында әдәбиятны популярлаштыруга керткән өлеше һәм китап уку мәдәниятен үстерүгә актив ярдәм иткәне өчен «Баумандагы Матбугат йорты» генераль директоры Виталий Большаков «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net