Татарстанда озак вакытлы тәрбия системасына ярдәм итүгә 840 млн сумга якын акча бүленәчәк
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында озак вакытлы тәрбия системасына ярдәм итүгә агымдагы 2026 елда 836,77 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә шул исәптән федераль бюджеттан юнәлдерелгән 610,84 миллион сум турында да сүз бара. Бу программага тагын 225,93 миллион сум республика бюджетыннан сарыф итәчәк.
Озак вакытлы тәрбия системасы - үз-үзләрен карау сәләтен өлешчә яки тулысынча югалткан өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән комплекслы дәүләт программасы ул.
Әлеге система ярдәмнең күп кенә төрләрен (өйдә, ярымстационар һәм стационар формада социаль хезмәт күрсәтү һ.б.) үз эченә ала.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ике ай эчендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 3,2 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.