Сәламәтлек саклау министрлыгында «Нефтехим»да зыян күрүчеләрнең хәле турында сөйләделәр
«Түбән Кама Нефтехим» заводында чыккан янгын вакытында зыян күрүчеләрнең хәле тотрыклы дип бәяләнә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Бүгенге көндә 25 кеше хастаханәләрдә дәвалана: Түбән Кама үзәк күп профильле район хастаханәсендә – 9 кеше, Республика клиник хастаханәсендә – 6 кеше (өч кеше ял көннәрендә Түбән Кама үзәк күп профильле район хастаханәсендә күчерелгән). 10 кеше Мәскәүдәге медицина оешмаларында дәвалануын дәвам итә», - дип белдерделәр ведомствода.
31 мартта «Түбән Кама Нефтехим» заводында янгын чыкты. Нәтиҗәдә предприятие, подряд оешмалары хезмәткәрләре һәм янгын-коткару хезмәте вәкилләре зыян күрде.