Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә сәламәтлек буенча туры линия эшли
Бүген Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган туры телефон линиясе эшләячәк. Консультацияләр 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр биреләчәк.
Республика халкының мөрәҗәгатьләренә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирә.
Сорауларны 221-80-35 телефоны буенча бирергә була.