Буа мөхтәсибәтендә Фәхретдин ишан истәлеген мәңгеләштерделәр
Буа районының Нурлат авылында җирле мәчеткә Сембер губернасы Буа өязенең танылган дин эшлеклесе Фәхретдин ишан Норлати исемен бирү уңаеннан тантаналы җыелыш узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге вакыйга уңаеннан мәчет фасадына истәлек тактасы урнаштырылды. Чарада авыл халкы, мәчеткә йөрүчеләр, Буа районы имам-мөхтәсибе һәм Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Ильмир хәзрәт Хәсәнов, шулай ук авыл мәчете имамы Фаяз хәзрәт Гафуров катнашты.
Ильмир хәзрәт чарада катнашучыларны әлеге тарихи вакыйга белән котлады һәм авыл халкын диндә бердәмлеккә өндәде. Кунаклар һәм авыл халкы тантаналы рәвештә истәлек тактасын ачканнан соң, рәсми чыгышлар булды. Аннары Изге Коръәннән сүрәләр укып, Фәхретдин ишан рухына дога кылдылар.
Фәхретдин Норлати (чын исеме Фәхретдин Мостаев) – шагыйрь, педагог, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәгенең (Тау ягы) күренекле җәмәгать һәм дин эшлеклесе. Аның тормыш юлы һәм Буа районының рухи тормышын үстерүгә керткән өлеше аерым әһәмияткә ия. Ул 1804 елда Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Татарстанның Буа районы) Нурлат авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч дини белемне мәдрәсәдә әтисе Мостай хәзрәт җитәкчелегендә ала. 1820 еллар башында Казандагы «Иске Таш» мәчете мәдрәсәсендә, аннары 11нче мәхәллә мәчетендә, соңрак Бохарада укуын дәвам итә.
1840 еллар башында Фәхретдин хәзрәт туган авылы Нурлатка кайта һәм әтисенең мәчетендә имам булып эшли башлый. Егерме ел дәвамында төрле галимнәрдән белем туплап, ул аны яшь буынга һәм бөтен халыкка тапшыра, рухи агарту һәм тәрбия эшенә зур өлеш кертә.